Шәхес: юрамалар арасында аерма

чын яки уйланып чыгарылган кеше
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Шәхес''' — кешенең «кисеп алынган» рәвештәге социаль асылы. Шәхес ул — аңга ия булган һәм н…»
(аермасы юк)

8 фев 2013, 19:18 юрамасы

Шәхескешенең «кисеп алынган» рәвештәге социаль асылы. Шәхес ул — аңга ия булган һәм ниндидер юнәлештә эшчәнлек алып баручы индивид. Әгәр дә индивид аңга ия түгел икән, ул шәхес тә булалмый. Акылдан язган индивид шәхес булудан туктый.

Анадан туганда ук ниндидер авыру аркасында аңнан, акылдан мәхрүм булып формалашачак индивид шулай ук шәхес дип санала алмый. Әгәр дә индивид аңга, акылга да ия булып, шуның өстенә, ниндидер белемнәр дә үзләштерә алган, ниндидер кәсепкә дә өйрәнергә өлгергән, ләкин шуларны кулланып хезмәт итү урынына, беркайда да эшләмичә, сорыкорт кебек, башкалар җилкәсендә генә тереклек итә икән, ул шулай ук шәхес дип карала алмый. Эчүчелеккә һәм наркоманлыкка бирелгән индивидлар да акрынлап шәхес булудан туктыйлар. Димәк, индивидны шәхес дип карау өчен ике таләпнең үтәлүе сорала: аң-гакылга (рассудокка) ия булу һәм ниндидер юнәлештә эшчәнлек алып бару.

Чыганаклар

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 кит. 2 нче китап: Социаль философия: Югары уку йортлары өчен д-лек бит327