«Марксизм» битенең юрамалары арасында аерма

18 байт добавлено ,  7 лет назад
төзәтмә аңлатмасы юк
к
[[Маркс]] белән [[Энгельc]]ның яшь [[фән]]гә йогынтысы әйтеп бетергесез. Алар, күп гыйльми мәсьәләләр чишү өстенә, [[социология]]гә гомумән көчле импульс биргәннәр. Классик исемен йөрткән күпчелек [[теория]]ләр марксизм белән катгый принципиаль бәхәстә туа.
== Социаль система ==
Җәмгыять – кешеләрнең буыннан-буынга күчә торган, тарихи уртак яшәү һәм гамәл итү формасы. Күмәкләп яшәү кешегә генә хас түгел. Биологиядә җәмгыяви җәнлекләр дигән исем алган эт-бүреләр, [[күселәр]], кайбер [[бөҗәкләр]][[кырмыска]], [[бал корты]] һ.б.лар чын коммуна итеп яши. Җәмгыять итеп яшәү ике төрле файда бирә: үрчүне рәткә салу һәм саклану. Җәмгыяви җәнлекләр ерткычларга катырак каршылык күрсәтә һәм токымны яхшырак кайгырта. Шуннан аналогия эзләп, җәмгыятьнең үзенчәлеген дә аерып була. Кешелек җәмгыятен кырмыска оясы белән чагыштыру бик файдалы. Аларның уртаклыгы – гамәл нәтиҗәләре (продукт яки хезмәтләр) белән алмашу. Кеше дә, кырмыска да тапканны һичшиксез якындагылар белән бүлешергә тиеш. Алмашу – хезмәт бүленешенең нигезендә ята. Кешелек өчен файдалы шундый кооперация үрнәге аерым шәхесләрне җәмгыятькә берләштерә. Нәтиҗә ясыйк: кешеләрнең үзара ярдәмләшүе җәмгыятьне ныгыта торган гамәл булып санала.
 
Җәмгыять хасил булу өчен мөһим икенче шарт – җитештерә торган хуҗалык алып бару (бу К. Маркс фикере). Иҗтимагый җәнлекләр һәм беренче кешеләр үзләштерә торган хуҗалык белән яши, сезгә мәктәп программасынан таныш җыючылык һәм аучылык белән. Кеше исә, табигать байлыкларын файдалану өстенә табигатьнең үзен, үз максатында үзгәртә ала. Шуңа да беренче кешеләр коллективы, борынгы кешеләр көтүе җәмгыять түгел әле.
 
К. Маркс белән Ф. Энгельс системаның яшәешен икътисад даирәсенә йөкли. Алар детерминизм мәсьәләсен ифрат җиңел чишәләр. Җитештерүче көчләр һәм җитештерү мөнәсәбәтләре системаның базисын тәшкил итә. Өстәмә кыйммәтне бүлешү (Марксча: җитештерү мөнәсәбәтләре) технология (җитештерү көчләре) белән үзара диалектик бердәмлектә торалар. Җитештерү көчләре белән җитештерү мөнәсәбәтләре бер-берсенә туры килгәндә һәм сәяси өскорма икътисади базиска ярашлы булган шартларда җәмгыять тотрыклы була ала. Маркс әйткәнчә, диннең, хокукның, дәүләтнең мөстәкыйль яшәеше чикләнгән, аларның үз тарихлары юк, чөнки алар чын яшәешнең чагылышы гына.
 
33 970

правок