Хәсән Фәтхетдинов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 27:
1895 елда Казан губернасының Лаеш өязе Шомбыт волостена кергән Көчек Чаллысы (хәзерге [[Татарстан Республикасы]]нң [[Балык Бистәсе районы]] [[Биектау (Балык Бистәсе районы)|Биектау]]) авылында Хәйдәр мулла гаиләсендә дөньяга килә. Малай, кечкенә булса да, бик зирәк булып чыга. Коръән сүрәләреннән, аятьләреннән гайре, дөньяви фәннәр белән дә кызыксына. Шуның өчен дә аны әтисе 1905 елның 19 декабрендә (иске стиль белән) [[Чистай]] шәһәрендәге авыл укытучылары әзерли торган урта махсус педагогик белем бирүче, яңа гына ачылган, уку-укыту эшләрен яңа тәртиптә алып баручы мәктәпкә китерә. Ул анда 8 ел уку дәверендә укытыла торган фәннәрдән тыш, гарәп телен дә, өйрәнә. 1912 елда шул ук Чистай шәһәренең "Учительская семинария"сен тәмамлап, "татар балаларына урыс телен укыту" хокукын да ала. Барлык уку баскычларын үзләштереп, шул ук елның 5 нче маенда (иске стиль буенча) кулына, татар авыллары мәктәпләрендә укытучы булып эшләргә хокук бирүче таныклык алып чыга һәм гомерен мөгаллимлек итүгә багышлый. Шул ук елның 1 сентябрендә 17 яшьлек егеткә Арча районының [[Югары Курса]] авылында мөгаллим булып эшләргә юллама тапшырыла. Укытучылар династиясенең чишмә башы булган Хәсән Хәйдәр улы Фәтхетдиновның педагогик эшчәнлеге нәкъ менә шулай башланып китә дә инде.
 
Хәсән Фәтхетдинов үзенең яшьлек хатирәләре турында болай дип яза: "46 ел буена Татарстанның төрле районнарында, авылларында мөгаллимлек итеп йөрсәм дә, КорсаКурса яклары хәзергәчә төшемә кереп йөдәтә, һаман да сагындыра, күңелдән чыкмый".
1916 елда аны патша армиясенең Сембер полкына хәрби хезмәткә чакырталар. Аларның хәрби часте 1917 елга кадәр Минск шәһәре тирәсендә [[Беренче бөтендөнья сугышы]]нда катнаша.
Октябрь инкыйлабыннан соң махсус Декрет нигезендә мөгаллимнәрне армиядән азат итеп, яңадан укыту эшенә җибәрәләр. 1917 елның декабрь башларыннан ул Чистай районының [[Чертуш]] авылында 3 ел дәвамында мөгаллим булып эшли. Аннан Лаеш кантоны мәгариф бүлеге аны чакыртып ала һәм Көчек Чаллысы башлангыч мәктәбенә укытучы итеп билгели, шул ук вакытта Шомбыт һәм Кадрәк волостьларындагы башлангыч мәктәпләренә участок-мәгариф инспекторы хезмәтләрен дә йөкли.