Нәҗибә Сафина: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к пунктуация, replaced: - → — (3) using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
Ул [[1949 ел]]ның [[2 март]]ында [[Башкортстан]]ның [[Яңавыл районы]] [[Кисәк Каен]] авылында туа. Әтисе Әхмәтнур — авыл механизаторы, әнисе Нурикамал гади колхозчы була. Нәҗибә сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне шул ук районның [[Карман]] авылы мәктәбендә ала. [[1967 ел]]да [[Казан]]га килеп, [[КДУ|Казан университетының]] [[татар теле]] һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. [[1972 ел]]да укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны рәсми юллама белән [[Татарстан]]ның [[Кама Тамагы районы]]ндагы [[Балтач]] авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. Ләкин аңа анда озак эшләргә туры килми: кияүгә чыгу сәбәпле, [[1973 ел]]ның башында ук ул [[Чистай]] шәһәренә күченә. Үз белгечлеге буенча шәһәр мәктәпләрендә эш урыны булмаганлыктан, берникадәр вакыт мәктәптә [[рус теле]] һәм әдәбиятын укыта, аннары бер ел Чистай педагогия училищесында балалар әдәбияты һәм сәнгатьле уку дәресләре алып бара. Шул елларда [[Чистай районы|Чистай район]] газетасының тәрҗемә (дубляж) вариантында аның беренче шигырьләре, әдәби язмалары күренә башлый.
 
Шәһәр уку йортларында [[татар теле]]нең чикләнгәннән-чикләнә баруы, күңеле ашкынган әдәби иҗат эше белән шөгыльләнү өчен матбугат мәйданының тарлыгы туган якларында тел-әдәбиятка булган хөр мөнәсәбәтне күреп үскән Нәҗибәне [[1975 ел]]да [[Башкортстан]]га әйдәп кайтара. Ләкин андагы мәктәпләрдә дә татар теленә мөнәсәбәт үзгәргән булып чыга. Нәҗибә [[Краснокама районы]] үзәгендә — [[НефтекамскНефтекама]] шәһәрендә нәшер ителә торган «Вперед» исемле төбәк газетасының дубляж төркемендә тәрҗемәче, [[Яңавыл районы]]ның [[Прогресс (Яңавыл районы)|Прогресс]] эшчеләр бистәсе мәктәбендә директор урынбасары, шунда ук тарих укытучысы булыг эшләп ала, хәтта, янә [[Татарстан]]га килеп, [[Чистай районы]]ның [[Дүртөйле (Чистай районы)|Дүртөйле]] авылы мәктәбендә бер ел үзенең яраткан фәне укыту бәхетенә дә ирешә.
 
[[1979 ел|1979]]—[[1983 ел|1983]] елларда Нәҗибә Сафина Краснокама район газетасында эшләвен дәвам иттерә, хезмәте дәверендә үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге белән «Вперед» газетасының татарча дубляжын («Алга»ны) «Кама танңары» исемле мөстәкыйль чыгышлы газетага әверелдерүгә ирешә. Нәҗибә, бу газета редакциясе каршында «Акчарлак дигән әдәби түгәрәк оештырып, яшь иҗатчыларны туплый, район күләмендә барлыкка килгән «Инеш» иҗат берләшмәсенә җитәкчелек итә. Аның үзенең дә республика газета-журналларында шигырьләре еш басыла, зур гына шиырь бәйрәмнәре [[1982 ел]]да [[Уфа]]да [[башкорт теле]]ндә чыккан ''«Йәш көстәр»''(«Яшь көчләр») һәм [[1984 ел]]да [[Казан]]да чыккан «Кызлар җыры исемле күмәк җыентыкларга урнаштырыла.
 
Шулай да яшь каләмнең татар телен яклау һәм пропагандалау юнәлешендә алып барган гамәли һәм иҗтимагый эшчәнлеге кайбер даирәләрдә риясызлык тудыра, нәтиҗәдә ул «Кама таңнары» газетасында эшләгән урыныннан ихтыярсыз рәвештә китәргә мәҗбүр була 1983—1990 еллар арасында ул [[НефтекамскНефтекама]] шәһәренең автсамосваллар заводында өч елга якын слесарь-токарь, мастр, инженер-конструктор, аннан «Башнефтепромстрой» җитештерү идарәсендә техника кабинеты башлыгы вазифалары башкара, [[1987 ел]]дан шәһәрнең китап сөючеләр җәмгыяенә җитәкчелек итә.
 
[[1990 ел]]дан башлап Нәҗибә Сафина [[Казан]] шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл ул ике ел «[[Шәһри Казан]]» газетасында хәбәрче, бүлек мөхәррире булъп эшләде, аннары 1993—1996 елларда [[«Сөембикә» журналы]] редакциясендә сәясәт бүлеген җитәкләде. [[1997 ел]]дан ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.