Сарай-Бату: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (робот үзгәртте: ru:Старый Сарай
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 5:
XIII йөздә яшәгән фарсы галиме Җүәйни «Җиһангир тарихы» дигән мәшһүр китабында:{{цитата|автор=|Бату Идел буенда, үзенең урдасында иде: үзе урынны сайлап, кала корды һәм аңа Сарай дигән исем кушты}}—дип яза. Бу Алтын Урданың иң беренче һәм иң зур шәһәре була, бик күп шәһәрләрдән озаграк яши—XIV йөз ахырында Алтын Урдага искиткеч зур зыяннар кылган Аксак Тимер явыннан да исән-имин кала һәм дәүләтнең үзе белән бергә тарих сәхнәсеннән төшеп кала.
 
Сарай-Бату гаҗәеп зур бер шәһәр булып, ул заман өчен искиткеч киң—36 кв. км² мәйдан били. Моны иңе 4, ә буе 9 чакрымлы итеп күз алдына китерергә була. [[Урта гасырлар]]дагы каланы бүгенге күп катлы биналардан торган шәһәр белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Йортлар анда күбесенчә берәр генә катлы булып, фәкать хан һәм әмир-бәк сарайлары, мәчетләр, мавзолей-төрбәләр, кәрван-сарайлар, җәмәгать мунчалары гына зураеп, калкынып торганнар. Шәрык дөньясына хас булганча, базарлар шактый зур мәйдан биләгән. Аксөякләрнең шәһәр читендәге утарларын да онытырга ярамый. Җәмгысы бергә шактый зур мәйдан килеп чыга: Сарай чаклы зур кала Көнчыгыш Европада гына түгел, Көнбатышында да булмый.
 
Археологик өйрәнүләр нәтиҗәсендә Сарай-Батуның ярыйсы ук җиһазлы, яшәү өчен җайлы булганлыгын әйтергә мөмкин: анда җылыту, суүткәргеч, канализация торбалары эшләп торган. Сарайларны, башка төрле җәмәгать биналарын яндырылган кирпечтән известьле измә белән ныгытып төзегәннәр, ә гадиерәк йортларны яндырмаган кирпечтән яки агачтан салганнар.