Балакатай районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 43:
Соры һәм каракучкыл соры урман тупрагы, ә көньяк-көнчыгыш өлешендә соры һәм каракучкыл соры тау-урман тупрагы өстенлек итә. Районның 46,8% җирендә катнаш урмандар таралган. [[Кондыз]], [[чәшке]], [[кама]], кыргый җәнлек һәм кош-кортның башка сунар төрләрен һаклау максатында Карлыхан белән Балакатай заказниклары оештырылган.
Районда комташ (Яңа Балакатай), кирпеч балчыгы (Атарша), ком, комлы кырчынташ шикелле материаллар катнашмасы, агрономик рудалар: известь, торф туфы (Акчаган) яткылыклары табылган. Аларның аз гына өлеше урындагы ихтыяҗ өчен кулланыла.
== ИктисадИкътисад ==
[[Авыл хуҗалыгы]] җирләре мәйданы 124,7 мең га (район териториясенең 41,1%), шул исәптән сөрүле җирләр — 84,2 мең га, печәнлекләр — 17,2, көтүлекләр — 23,3 мең га. Авыл хуҗалыгы малчылык һәм игенчелек буенча махсуслашкан, дуңгызчылык үскән, Балакатай май-сыр комбинаты — районда авыл хуҗалыгы чималын эшкәртүче бердәнбер предприятие.