Рушания Арсланова: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к пунктуация, replaced: - → — (3) using AWB
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 53:
Җәмилә абыстай заманына күрә бик тә укымышлы, мәгрифәтле була. Алар гаиәсендә бер малай, биш кыз үсә. Әниләре балаларында дөньяны танып белүдә гаять тә йогынтылы чара булган китаплар аша тәрбия чаралары кулланган. Рушаниянең истәлекләренә караганда, алар авыр сугыш елларында ачлы-туклы тормышны кичергәндә, сукыр лампа яктысында “[[Кыйссаи Йосыф]]” китабын укып юанганнар. Әнисе ярдәменда Рушания биш яшеннән хәреф танырга өйрәнүе турында сөйли. Күрәсең, аның күңеленә шигъриятькә мәхәббәт тә шигъри җанлы әнисе аша күчкәндер.
 
Әмма, кыз балага тормыш бик тә авыр сынаулар китереп чыгара. 1948 елда авыл мәктәбенең 5 сыйныфында укыган елларында чаңгыда шуганда күпер тавыннан төшеп, каты егыла һәм умыртка сөяген зарарарлый. Ул ике ел буена [[УльяновскСембер]]идадә хастаханә койкасында ятарга мәҗбүр була. Җидееллык белемне урын өстендә үзләштерергә туры килә аңа. Сәламәтлеге беркүпме җайлашкач, култык таягы ярдәмендә, сабый баладай, кабат йөрергә өйрәнә.
 
Алтмышынчы еллар башында Зиннәтуллалар гаиләсе Казанга күчеп яши башлыйлар. Рушаниянең яшь организмы имгәнүдән савыга.Ул Казанда статистика нәшриятында хезмәткәр вазыйфаларын башкара һәм бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке мәктәбендә укып, урта белем ала. Аннары Казан Дәүләт университетының татар филологиясе бүлеген тәмамлый. Тормышка чыга. Аны [[Лаеш районы]]на эшкә җибәрәләр. Ләкин язмыш аңа тагын авыр сынавын кабатлый: Казанга кайтып барганда машиналары авариягә очрый, әйләнеп капланган “[[УАЗ]]” машинасында аның өстенә авыр йөкләр коела, кешеләр ава, Рушания кабат имгәнеп, кабат еллар буена урын өстенә кадаклана. Тормыш иптәше Сәмигулла ярдәме белән дөньяда яшәрлек төрнәкләнеп, ике култык таягы белән кабат йөрергә өйрәнеп, аннан коляскада йөри башлый. Әмма ул төшенкелеккә бирешми, тормышта үз урынын табарга омтылып яши..