Емельян Пугачёв: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к == Шулай ук карагыз == {{Портал|Шәхесләр|Сәясәт|Русия империясе}}
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 39:
Пугачев утлар-сулар кичеп йөргән чакта Рәсәй төрле сәер хәбәрләр белән тула. Әле [[Царицын]] каласында, әле [[Воронеж өлкәсе]]ндә яңа "падишаhлар" пәйда була. Аларның hәркайсы үзен хыянәтче Екатерина тарафыннан тәхеттән куылган Петр Федорович, дип игълан итә. Гәрчә чын Петр патша 1762 елның 5 июлендә Екатерина тарафдары Алексей Орлов тарафыннан буып үтерелгән булса да, Богомолов, Рябов, Асланбеков, Евдокимов кебек батырлар үзләрен явыз патшабикә кулыннан очраклы рәвештә качып котылган "падишаh" итеп танытырга тели. Тик аларның "тантанасы" озак дәвам итми. Шулай да, Рәсәйне иңеннән-буена кадәр йөреп чыккан Пугачев аларның фаҗигале язмышы турында да, Петр Өченче хакында да ишетеп кала hәм бу хәбәрләрнең hәммәсен мыегына чорный бара.
 
Идел аръягына чыгып, Сембер провинциясенә аяк баскач, Пугачев әүвәл Малыковка авылында /хәзерге [[Вольск]] шәhәре/ hәм Мәчет бистәсендә /хәзер СаратовСарытау өлкәсендәге [[Пугачев (шәһәр)|Пугачев]] каласы, Олы Ыргыз елгасы буенда/ туктала. Бу төбәктә яшәгән крестьяннарның hәм [[Җаек казаклары]]ның тормышы, кайгылары белән кызыксына.
 
Ә Җаек казаклары бу вакытта яраларын ялап ятучы җанварны хәтерләтә. 1772 елның январында комсыз старшина hәм атаманнарның рәхимсез талавына каршы күтәрелгән казакларның фетнәсен бастыру өчен патша хөкүмәте Җаек шәhәрчегенә /хәзерге Уральск/ генерал фон Траубенберг командалыгындагы кораллы отряд юллый. Баш имәс казаклар беренче бәрелеш вакытында генералның үзен дә, хөкүмәткә сатылган атаман Петр Тамбовцевны, Яков Колпаков, Суетин, Федор Митрясов, Иван hәм Семен Тамбовцев кебек старшиналарны юк итәләр. Фетнәне бастыру өчен җибәрелгән отряд та, бай старшиналар да кулга алына, шәhәрдә ярлы казаклар тантанасы башлана. Ләкин патша хөкүмәте февраль аенда ук казакларга каршы генерал-майор Ф. Фрейман командалыгындагы яңа гаскәр юллый. Июнь башында Фрейман Җаек шәhәрчегенә килеп җитә hәм казаклар гаскәрен куып тарата. Йөзләгән казак кулга алына, төрмәләргә ябыла. Җәлладлар 47 кешене асып, 3 казакның башын өзеп, 12 кешене кисәкләргә чапкалап үтерәләр /В. Буганов. "Емельян Пугачев"/. Дистәләгән казакны мәйданнарда камчылар белән кыйныйлар. Бик күп кеше, далага качып кына, җәзалаудан котылып кала. Казакларга 36756 сум штраф салына.