Габделфәт Сафин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к == Шулай ук карагыз == {{Портал|Шәхесләр|Музыка}}
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 27:
Габделфәт Габдрахман улы Сафин [[1962 ел]]ның [[11 октябрь|11 октябрен]]дә [[Татарстан республикасы]] [[Арча районы]] [[Симетбаш]] авылында туа. Бөек шагыйрь [[Габдулла Тукай]] яшәгән һәм иҗат иткән [[Кырлай]]дан нибары биш чакрым ераклыкта гына аның туган авылы.
 
[[Кырлай урта мәктәбе]]н тәмамлаганнан соң Габделфәт Сафин [[Казан төзүче–инженерлар институты]]на укырга керә. Аны тәмамлагач төзүче-инженер белгечлеге буенча биш ел төзелештә эшли. Ләкин Габделфәт төзүче булмыйча, ә артист булып китә. «Ак күлмәгем» (И. Дәүләтшин муз., [[Шәмсия Җиһангирова|Ш. Җиһангирова]] сүз.) җыры аңа зур популярлык китерә. Аннан яңа җырлар, көтеп алынган альбомнар, шау-шулы җырлар, зур исемнәр… Габделфәт Сафин 20 альбом чыгара, 200дән артык җыр башкара, [[Татарстан]]да, [[Мәскәү]]дә, [[Санкт-Петербург]]та, [[Себер]]дә, [[Пермь]]дә, [[ИжевскИжау]]идада, [[Саратов]]та, [[Йошкар-Ола]]да, [[Башкортстан]] шәһәрләрендә, [[Чиләбе]]дә, [[Екатеринбург]]та, [[Самара]]да һәм башка күп шәһәрләрдә концертлар бирә.
 
[[2001 ел]]ның [[23 февраль|23 феврален]]дә [[Татарстан президенты|Татарстан республикасы Президенты]] указы нигезендә, Габделфәт Габдрахман улы Сафинга татар музыкаль-эстрада сәнгате өлкәсенә керткән өлеше өчен «[[Татарстанның атказанган артисты]]» дигән мактаулы исем бирелә.
Юл номеры - 33:
Габделфәт Сафин бүгенге көндә уңышлы эшләп килүче эшмәкәр дә. Менә инде берничә ел ул нәшрият эше белән шөгыльләнә. Аның шәхси [[«Акчарлак» газетасы]] Татарстанда иң күп укылучы милли газета булып санала.
 
Габделфәт Сафин хатыны Рузилә белән кызлары Әдилә һәм уллары Зөлфәтне тәрбияләп үстерәләр.
 
== Еллар, еллар... ==