«Абд ар-Рахман ибн Мөэмин» битенең юрамалары арасында аерма

 
==[[Казан]] салынуы==
Болгар-Рус мөнәсәбәтләре яхшыртудан соң ([[985]] елдан), соң болгар-рус сәүдәсе киңәеп китә, шуңа күрә Абд ар-Рахман ибн Мөэмин [[Идел буе Болгары]] дәүләте төньяк-көнбатышында яңа сәүдә (соңрак хәрби дә) үзәге нигез салган - [[Казан]] шәһәре. Кайбер чыганак буенча [[Әхмәд ибн Җәгъфәр]] әмирен Хасан (Казан) да атыйлар һәм Казан шәһәре нигез салуы боерыгы белән бәйлиләр, ләкин бу турында капма-каршы фикерләр бар: теге вакытта анда кече көймәләр торуы ноктасы гына булуы ихтимал. Абд ар-Рахман ибн Мөэмин хәкимлеге чорында (980-1006) анда чын сәүдә шәһәрчеге килеп чыга. Шулай итеп, Казан шәһәре башта кече сәүдә факториясе буларак болгар-көнбатыш дәүләтләре белән сәүдә мөнәсәбәтләрендә катнашкан. Казан Кирмәнендә үткәргән казу эшләре Казан шәһәре 1000 ел тирәсендә сәүдә үзәге булганлыгын исбатлады (керамика, чүлмәкләр, савыт-саба, тәңкәләр).
 
Абд ар-Рахман ибн Мөэмин исеме белән [[Болгар]] шәһәрендә дирһәмнәре сугылган ([[997]]/[[998]]).
22 323

правки