Фатих Хөсни: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к пунктуация, replaced: бүләк һәм премияләр = → бүләк һәм премияләр = {{Тукай бүләге}} using AWB
Юл номеры - 36:
Ул озакка сузылган каты авырудан соң [[1996 ел]]ның [[19 май|19 маенда]] [[Казан]]да вафат була, [[Яңа бистә зираты]]нда җир куенына иңдерелә.
==Иҗат үзенчәлекләре==
Ф.Хөснинең иҗат мирасында әдәби жанрлардан драматургия, әдәби тәнкыйть, публицистика, мемуар төрләре дә күренекле урын тота. Тормышта үз кыйблаларын югалткан, көндәлек көнкүреш ыгы-зыгысына, мәшәкатьләренә кереп баткан кеше типларының рухи ярлылыгын гәүдәләндергән «Еллар һәм юллар» ([[1956]]), туганнар арасындагы мөнәсәбәтләр яктылыгында кешенең намусы, вөҗданы каршында җаваплылыгы кебек әхлакый проблемаларны кискен итеп куйган «Бертуган ТаһировларТаролддһировлар» ([[1965]]) драмалары үз вакытында, Татар дәүләт академия театрында куелып, тамашачылар тарафыннан җылы каршы алыналар.
 
Әдипнең матбугат битләрендә даими басылып килгән тәнкыйди-публицистик мәкаләләрендә исә үз заманының төрле иҗтимагый-мәдәни мәсьәләләре яктыртыла, татар әдәбияты һәм сәнгатенең үсеш тенденцияләре, әдәби жанрлар, аларның үзара багланышы, традицияләр, әдәби форма, язучы осталыгы, иҗат психологиясе һ.б. турында фикерләре бәян ителә. Бу төр мәкаләләр әдипнең «Уйланулар» ([[1961]]), «Ни әйтергә? Ничек әйтергә?» ([[1974]]) һәм «Карурманга керәм» ([[1985]]) исемле җыентыкларында урын ала.
 
==Дәүләт бүләкләре һәм истәлек==
Фатих Хөсни төрле елларда Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә, «Казан утлары» журналы редколлегиясендә әгъза булып тора. Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен ул «Почет Билгесе» ([[1957]]), Хезмәт Кызыл Байрагы ([[1968]]), Октябрь Революциясе ([[1978]]) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә, ә [[1993 ел]]да Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев Указы белән аңа «Татарстан Республикасының халык язучысы» дигән исем бирелә.