Кәрим Тинчурин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к {{Портал|Шәхесләр}}
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 25:
'''Кәрим Гали улы Тинчурин''' — [[татар]] драматургиясенең классигы, күренекле артист һәм режиссер.
 
Кәрим Тинчурин [[1887 ел|1887 елның]] [[15 сентябрь|15 сентябрендә]] хәзерге [[Пенза өлкәсе|Пенза өлкәсенең]] Спас[[Спасск районыныңрайоны]]ның Таракан (Белоозерка) авылында крестьян гаиләсендә туа. Күрше авыл мәдрәсәсендә башлангыч белем алганнан соң, ул [[1900 ел]]да [[Казан]]га килә һәм төрле яллы эшләрдә бераз акча туплагач, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә укырга керә. [[1905 ел]]гы революцион хәрәкәттә катнаша, протест йөзеннән мәдрәсәне ташлап чыга. Шуннан соң төрле эшләрдә ялланып эшли – урман каравылчысы була, соңга таба Түбән Новгородта мөгаллимлек итә. Хикәяләр, новеллалар, шигырьләр яза башлый. Ул [[Габдулла Кариев]], [[Сәхибҗамал Гыйззәтуллинна-Волжская]], [[Касыйм Шамильский]], кыскасы, [[«Сәйяр» труппасы|«Сәйяр» труппасына]] тупланган, татар театрының нигез ташын салган кыю йөрәкле артистларның олы һәм мактаулы эшләрен күрә, алар белән таныша. [[Галиәсгар Камал]] пьесасы буенча куелган спектакльләр аны таң калдыралар һәм ул [[1910 ел]]ны «Сәйяр» труппасына хезмәткә керә.
 
Дөрес, әле ул театрда эшли башлаганчы — [[1906 ел]]да ук сәхнә әсәрләре яза башлый. “Беренче чәчәкләр”, “Назлы кияү”, “Йосыф-Зөләйха” кебек әсәрләре аны драматург итеп таныта. Соңрак ул үзе «Сәйяр» труппасын җитәкли. [[1922 ел]]да Татар дәүләт театрын оештыра. Үзе да спектакльләрдә артист буларак катнаша. Бер үк вакытта бик күп әсәрләр иҗат итә. «Сакла, шартламасын!» , «Казан сөлгесе», «Сүнгәң йолдызлар», «Тутый кош», «Американ», «Җилкәнсезләр» кебек комедияләр; «Зәңгәр шәл», «Ил», «Кандыр буе» музыкаль драмалары аның талантының олы һәм киң колачлы булуы турында сөйли.