Дамир Хәйруллин: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Төзәтмә аңлатмасы юк |
к ==Шулай ук карагыз== {{Портал|Шәхесләр}} |
||
Юл номеры - 21:
== Тормыш юлы ==
Дамир Хәйруллин [[1939 ел]]да [[Киров өлкәсе]]ндәге [[Түбән Шөн]] авылында туа. Ятим булып үсүенә карамастан, ул тормыш шау-шуында югалып калмый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, [[Казан педагогика училищесы]]нда белем ала. 1961 елда Мәскәүдәге М.С.Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлап, Г. Камал театрында эшли башлый. Сәхнәдәге беренче адымнарыннан ук өметле иҗат вәгъдә иткән талантлы артист, кызганычка каршы, [[Тукай]] яшендә – 27 яшендә вафат була. Әнә шундый кыска гомер эчендә дә ул татар театры тарихында югалмас эз калдырып китәргә өлгерә. [[Әхмәт Фәйзи]]нең «Тукай» әсәрендә – Тукай, [[Нәкый Исәнбәт]]нең «Муса Җәлил» драмасында – Алиш, [[Гафур Коләхмәтов]]ның «Ике фикер» пьесасында – Давыт, [[Фәтхи Бурнаш]]ның «Яшь йөрәкләр»ендә – Сәйфулла, [[Шәриф Хөсәенов]]ның «Зөбәйдә – адәм баласы»нда – Фәрит образлары белән Дамир Хәйруллин гаҗәеп талантлы, киң диапозонлы артист икәнен исбатлый. Радио фондында сакланган язмаларда аның матур аһәңле тавышы бүген дә сокландыра, дулкынландыра.
==Шулай ук карагыз==
{{Портал|Шәхесләр}}
== Чыганаклар ==
|