«Төньяк Боз океаны» битенең юрамалары арасында аерма

4 байта добавлено ,  8 ел элек
к
төзәтмә аңлатмасы юк
к (r2.7.1) (робот үзгәртте: pam:Artiko Kadayatmalatan)
к
Бозларның башка океаннарга чыгуы кыенлашкан. Шуңа күрә биредә 2—4 метрлы һәм аннан да калынрак күпьеллык бозлар өстенлек итә. Җилләр һәм агымнар бозларның хәрәкәтен һәм кысылуын китереп чыгара, кар-боз өемнәрен (торослар) барлыкка китерә.
 
Океанда организмнарның төп массасын салкын суда һәм хәтта боз өстендә яшәргә сәләтле суүсемнәр хасил итә. Органик дөньясы [[Атлантика]] тирәсендәге районда һәм елга тамаклары янындагы шельфта гына бай. Бу урыннарда [[планктон]] хасил була, төптә суүсемнәр үсә, балыклар ([[тәрәч]], [[навага]], [[палтус]]) йөзә. Океанда [[кит]], [[тюлень]], [[морж]]лар бар. Арктикада [[ак аюлараю]]лар, диңгез кошлары тереклек итә; кошлар бик зур төркемнәр (колонияләр) булып яр буйларында яши. Гаять зур «кошлар базары»ның барлык вәкилләре океанда туклана.
 
Боз океанында ике табигый поясны аерып йөртәләр. Поляр (арктик) поясның чиге көньякта якынча континенталь шельф кырые белән тәңгәл килә. Океанның аеруча тирән сулы һәм кырыс бу өлеше хәрәкәттәге бозлар белән капланган. Җәен боз өсләрен эреп җыелган су каплап ала. Бу пояс организмнар тереклеге өчен аз яраклы.
33 970

правок