Зәй районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 30:
 
==Тарихи белешмә==
Зәй шәһәре - [[Кама аръягы]] калаларының иң яшьләреннән берсе. Аның биографиясе әлеге төбәктәге шәһәрләрнекеннән берни белән дә аерылмый. Республика картасында ул шәһәр булып күптән түгел генә барлыкка килде. РСФСР Югары Советының [[1978 ел]]ның апрель боерыгы белән Зәй районының үзәге булган '''Яңа Зәй''' эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Зәй шәһәренә үзгәртелде. Яңа туган шәһәр үз эченә Зәй һәм Мирный, Кармалка поселокларын, Воздвиженка, Бөгелде авылларын алды.
 
Күп кенә борынгы язмаларга караганда 1652 -1656 елларда [[РусУрыс дәүләте]], [[Казан ханлыгыханлыгын]]н яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе - Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга Рус дәүләтеннән игенчеләрнеиген игүчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Русиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә.
 
Патша хөкүмәте [[1655 ел]]даелда әсирлеккә төшкән [[Полоцк]] һәм [[Смоленск]] [[поляклар]]ын Зәй ягына күчерә. 1676 елдан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала.
 
[[1773 ел]]дагыелдагы [[Емельян Пугачев]] җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын шәһәрчектәге казаклар һәм крестьяннар зур өметләр белән көтеп алалар һәм, [[Нагайбәк Әсәнов]] отрядына кушылып, үзләре изүчеләргә каршы күтәреләләр. Аларга [[Аксар]], Никольское, [[Мәлем]], [[Сәвәләй]], [[Кабан-Бастрык|Кабан - Бастырык]] авылларыннан да крестьяннар кушыла.<ref>http://lib3.podelise.ru/docs/2/index-870.html?page=11#1753</ref>
 
[[Октябрь революциясе]] зәйлеләрнең тормышына зур үзгәрешләр кертә. 1918 елның 5 нче гыйнваренда Зәйдә Совет власте игьлан ителә. Волость Советы бу төбәктә властьның крестьян һәм солдат депутатлары Советы кулына күчүен белдерә. Әлеге Совет авыл җыеннарында сайланылган 120 кешедән тора. Башкарма комитетта 15 депутат, ә президиум 6 кешедән тора (4 большевик һәм 2 эсер). Зәйдә Совет властен урнаштыручы һәм беренче партия оешмасын төзүче И. Я. Горбунов була, ә башкарма комитетның беренче рәисе итеп И. К. Дубинин сайлана.
 
Гражданнар сугышы тәмамланганнан соң зәйлеләр халык хуҗалыгын торгызуда, авыл хуҗалыгын күмәкләштерүдә, илне индустрияләштерүдә дә лаеклы өлеш керттеләр. 20 - 30 нчы елларда Зәй волосте авылларында күмәкләштерү тәмамлана. Барлыгы 93 колхоз оеша.
 
1930 елда Зәй волосте бетерелә. 1935 елда Зәй авылы Зәй районының үзәге итеп үзгәртелә.
 
Дәһшәтле [[Бөек Ватан сугышы]] елларында Зәй халкы да илне сакларга басты. Фронтка киткән 11600 кешенең 4616 сы Ватан азатлыгы өчен үзләренең тормышларын бирде, шуларның 2800 дән артыгы орденнар һәм медальләр белән бүләкләнгән, алар арасыннан Г. Ф.Ларионов, И.Майков Советлар Союзы Каһарманы исеменә лаек булдылар.
 
Сугыш елларында Зәй районы хезмәт ияләре фронтка 3 миллион пот икмәк, 51 мең килограмм йон, 400 ат җибәргән, танк колоннасы төзү өчен 14 миллион 299 мең сум, самолетлар эскадрильясы төзүгә 3,5 миллион сум акча җыя.
 
Сугыштан соңгы чорда район тарихында зур борылыш башланды, күпләргә таныш булмаган Зәй төбәге бөтен илгә билгеле булды. 50 еллар башында Кама аръягында нефть чыгаруның үсүе электр энергиясенә булган ихтыяҗны арттырды. Татарстанның көньяк - көнчыгыш төбәгенә урнашкан [[Урыссу]] ГРЭСы нефтьчеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерә алмый иде, шунлыктан яңа җылылык электр станциясе төзү кирәклеге туды. Аның өчен иң уңайлы урын итеп Зәй елгасы буе сайлап алынды.
 
Зәй - ул энергетиклар шәһәре. Кайсы гына яктан булмасын, Зәйгә килүчеләрне күккә ашкан ГРЭС торбалары һәм аның тирәсендә җәйрәп яткан җылы “диңгез” каршы ала.
 
1956 елның язында Зәй буена беренче төзүчеләр десанты эшкә кереште. ГРЭС гөзелә башлауны Зәй районы халкы зур күтәренкелек һәм киләчәккә зур өметләр баглап каршы алды.
 
Беренче төзүчеләргә бик зур кыенлыкларны җиңеп чыгарга туры килде. Автомобиль юллары юк. Бөгелмә - Круглое Поле тимер юлы салынып кына килә иде. Төзүчеләргә Корчажка, Поручиково, Якты Күл, Чыбыклы, Бөгелде һәм башка тирә-як авылларында яшәргә туры килде. Төзелеш мәйданына алар шушы авылларда чокырлы - чакырлы юллар аша һәркөн эшкә ашыгалар. Күпләр юллар булмаудан, торак урыны житмәүдән канәгатьсезлек белдерде. Моны исәпкә алып төзелеш җитәкчелеге төп игьтибарны торак төзүгә бирә башлады. Төзүчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә 1959 ел ахырына Ленин урамының уңъягында әзер йортлар сафка басты.
 
1963 елда 200 мең киловаттлы беренче энергия блогы файдалануга тапшырыла.
==Икътисад==
Зәйнең бүгенге йөзен ГРЭС, "КамАЗ - Автоагрегат"акционерлык җәмгыяте, шикәр, металл, тимер - бетон корылмалар заводлары, промышленность - төзү комбинаты кебек эре сәнәгать предприятиеләре билгели.
 
Автоагрегат заводы, ГРЭСтан кала, шәһәрнең йөзен билгеләүче, иң эре предприятиеләреннән берсе. Яңа Зәй бистәсендә "КамАЗ" автомобильәре өчен тәгәрмәчләр җитештерүче завод төзү турында карар 1970 елда кабул ителде. Завод үзенең төп продукциясен 1978 елда чыгара башлады. Бүгенге көндә завод киңәйгәннән - киңәя бара, яңа төр продукция эшләп чыгаруны үзләштерә. Болар -дистанцион идарә итү җиһазлары, "КамАЗ", "ЗИЛ", "ОКА", "МАЗ" һәм башка төр автомобильләр, трактор арбалары өчен тәгәрмәчләр.
 
Шәһәр азык промышленносте предприятиеләренең беренчесе - Зәй шикәр заводы. Завод файдалануга 1966 елның декабрендә тапшырылды ьәм төп продукция шикәр комы, патока һәм чөгендер түбе бирә башлады. Завод өчен чимал - шикәр чөгендере республиканың 80 хуҗалыгында үстерелә.
 
Зәй эксперименталь модульле металл конструкцияләр заводы - шәһәрнең иң яшь предприятиеләренең берсе. Заводның төп эшләп чыгарган продукциясе - җиләк- җимеш саклагычлар, автомашиналар өчен җылытылган корылмалар, печән саклагычлар, техник хезмәт күрсәтү станцияләре өчен модульле конструкцияләр һәм суыткыч камералар.
 
Зәй леспромхозы 30 елларда оешты, ул республикада алдынгы урман хуҗалыкларының берсе. Районның 26 процентын урманнар били. Бүгенге леспромхоз - югары механикалаштырылган һәм заманча техника белән җиһазландырылган предприятие. Хезмәт коллективы җитештергән продукция Венгриягә, Финляндиягә һәм Швециягә чыгарыла.
 
Районның 117,6 мең гектар авыл хуҗалыгы җирләре исәпләнә, шуның 95 мең гектары - сөрү җире. Районда 24 авыл хуҗалыгы кооперативы, 195 фермер һәм крестьян хуҗалыклары бар. Хуҗалыклар икмәк, сөт, йон җитештерә, шикәр чөгендере үстерә. Күп кенә хөкүмәт бүләкләре алган якташлар арасында 1984 елда СССР дәүләт премиясенә лаек булган Аксар авылы механизаторы Ф.Н.Миңнебаев, Социалистик Хезмәт каһарманы М.Н.Хөснетдинова, Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалеры, звено җитәкчесе М.Х.Гыйльфанов бар
 
Район биләмәсендә 84 авылны эченә алган 22 җирле үзидарә бар.
 
Шәһәр һәм районда 59 меңнән артык кеше яши, шул исәптән шәһәрдә 42500. Зәй - күпмилләтле район. Биредә уннан артык милләт вәкилләре яши.
 
Татарлар - 30 меңгә якын, урыслар - 20 мең, чувашлар -1 мең, башкортлар - 200, һәм башкалар.
 
==Мәгарифе, мәдәният, сәламәтлек саклау==
 
Шәһәргә һәм районга медицина хезмәте үзәк район больницасы, ике участок һәм шәһәр больницалары тарафыннан күрсәтелә. Болардан тыш 31 фельдшерлык, 15 фельдшер - акушерлык пунктлары, ашыгыч ярдәм күрсәтү станциясе, 5 даруханә . санитария - эпидемиология станциясе эшли. Соңгы елларда шәһәрдә 160 урынлы терапия бүлеге, 15 эш урыны булган стоматология поликлиникасы, 110 урынлык шәһәр хастаханәсе, ике даруханә эшли башлады.
 
Зәй мәгариф челтәре бүген 56 мәктәп, бер мәктәп - гимназия,проф.тех.коледҗ балалар - яшүсмерләр спорт мәктәбе, балалар иҗат йорты, сәнгать, музыка мәктәпләреннән гыйбарәт.
==Дин==
1870 елда Зәй төбәгендә 18 мәчет һәм 11 чиркәү булган. Хәзер дингә ышанучылар соравы буенча 25 мәчет, 2 чиркәү ачылды. Мәчетләр һавага ашкан манаралары белән авылларга ямь өсти.
==Мәдәният==
Мәдәният хезмәтен ГРЭСның "Энергетик" Мәдәният сарае, "Космос" яшьләр үзәге, 45 мәдәният йорты һәм клуб, С. Рәфиков исемендәге үзәк китапханә һәм аның утыз биш филиалы күрсәтә. 1985 елдан туган як тарихын өйрәнү музее эшли. Анда даими рәвештә төрле күргәзмәләр оештырыла, очрашулар уздырыла. А. Черный, С. Цыганов, Г. Уразайкин, В. Наймушин, В. Хрулев кебек җирле рәссамнарның эшләре Зәйдә генә түгел, олы күргәзмәләрдә дә еш куела. А. Черный - Татарстан рәссамнар берлегенең әгьзасы.
==Матбугат==
Зәйдә "Новый Зай" һәм "Зәй офыклары" шәһәр - район газеталары чыга, җирле телевидение эшли.
 
==Танылган шәхесләр==
* [[Таҗетдин Ялчыгол]] 1838 елда вафат булып, Зәй төбәгенең Имәнлебаш авылында җирләнгән бөек галим. Ул калдырган бихисап фәнни әсәрләр арасында исемнәре иң алда йөри торган "Рисаләи Газизә" белән "Тәварихы Болгария" исемле китаплар бәһаләп бетергесез кыйммәтле әсәрләрдән санала.
* [[Хатыйп Миңнегулов]] - әдәбият галиме, педагог, филология фәннәре докторы, [[Казан дәүләт университеты]] профессоры ,Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе", "Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт бүләге лауреаты", "Халыкара ел кешесе" һ. б. Зәй төбәгенең Апач авылында туып үскән.
* шагыйрь [[Мөдәррис Әгьләм]] тутыра алган булыр иде. [[Биш Субашы]] авылыннан.
* [[Аяз Гыйләҗев]], Габдулла Тукай исемендәг Дәүләт бүләге, Татарстанның һәм Русиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Горький исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык язучысы һәм башкалар.
* [[Сөббух Рафиков]] та, Аяз Гыйләҗев кебек үк нахакка гаепләнеп, ватаныннан аерылып 20 ел кырыс котыпта яшәргә мәжбүр ителгән шәхес иде. Ул туган якларына кайткач, Зәй шәһәрендә яши.
* [[Гурий Тавлин]]. Баграҗ авылы. Зәй шәһәренең бер урамы һәм бер мәктәбе аның исемен Йөртә.
* [[Рабит Батулла]], язучы, драматург, әкиятче, режиссер, артист, театр училищесында - укытучы, пародист, мәзәкче һ. б. [[Түбән Олыҗы]] авылында туган.
* [[Наил Дунаев]] - [[Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры]] артисты.
* [[Федор Симашев]] - XI Олимпия уеннарының Япониядәге Саппоро шһәрендә узган ярышларында икенче урынны яулап, көмеш приз алган каһарман, "СССР ның атказанган спорт мастеры" дигән дәрәҗә яулаган. Аның исеменә багышлап, ел саен Зәйдә чаңгы һәм башка төр спорт ярышлары уздырыла.
* Бигеш авылында туып үскән, Татарстан Фәннәр Акдемиясе Президенты, филология фәннәре докторы, профессор [[Мансур Хәсәнов]]; Поручиково авылыннан техник фәннәр докторы, профессор [[Юрий Гортышев]]; Биш авылыннан Казан медицина академиясе ректоры, академик [[Марс Михайлов]] һ.б. бар.
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
== Чыганаклар ==
 
<ref>[http://lib3.podelise.ru/docs/2/index-870.html?page=11#1753 Әдәби туган як – зәй төбәге. Ханова Зөлфия]</ref>
{{Татарстан}}
{{Зәй районы}}