Зәй районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (робот өстәде: vi:Zainsky (huyện)
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 28:
}}
'''Зәй районы''' - [[Татарстан|Татарстанның]] үзәк [[өлеш]]ендә урнашкан [[муниципаль район|район]]. [[Шәһәр]] үзәге - [[Зәй (шәһәр)|Зәй]] шәһәре. [[Мәйдан]]ы - 1861,6 км².
 
==Тарихи белешмә==
Зәй шәһәре - [[Кама аръягы]] калаларының иң яшьләреннән берсе. Аның биографиясе әлеге төбәктәге шәһәрләрнекеннән берни белән дә аерылмый. Республика картасында ул шәһәр булып күптән түгел генә барлыкка килде. РСФСР Югары Советының [[1978 ел]]ның апрель боерыгы белән Зәй районының үзәге булган '''Яңа Зәй''' эшчеләр поселогы республика буйсынуындагы Зәй шәһәренә үзгәртелде. Яңа туган шәһәр үз эченә Зәй һәм Мирный, Кармалка поселокларын, Воздвиженка, Бөгелде авылларын алды.
 
Күп кенә борынгы язмаларга караганда 1652 -1656 елларда [[Рус дәүләте]], [[Казан ханлыгы]]н яулап алганнан соң, Кама аръягы җирләрендә чик буе ныгытмалары төзүгә керешә, шуларның берсе - Зәй крепосте. Бер үк вакытта бу якларга Рус дәүләтеннән игенчеләрне күчереп утырту башлана, шулай ук чик буен саклау өчен патшага тугрылыклы булган кораллы сугышчылар да җибәрелә. Мондагы уңдырышлы җирләрне патша үзенең морзаларына һәм тугрылыклы хезмәткәрләренә бүлеп бирә һәм Русиянең үзәгеннән, башка төбәкләреннән крепостной крестьяннарны күчереп утыртуга рөхсәт бирелә. Зәйгә күчеп килүчеләрнең күбесе казаклар булып исәпләнә, шунлыктан алар күп кенә чикләүләрдән азат ителә.
 
Патша хөкүмәте [[1655 ел]]да әсирлеккә төшкән [[Полоцк]] һәм [[Смоленск]] [[поляклар]]ын Зәй ягына күчерә. 1676 елдан башлап шактый гына халык урнашкан бу урын Зәй шәһәрчеге исемен ала.
 
[[1773 ел]]дагы [[Емельян Пугачев]] җитәкчелегендәге крестьяннар сугышын шәһәрчектәге казаклар һәм крестьяннар зур өметләр белән көтеп алалар һәм, [[Нагайбәк Әсәнов]] отрядына кушылып, үзләре изүчеләргә каршы күтәреләләр. Аларга [[Аксар]], Никольское, [[Мәлем]], [[Сәвәләй]], [[Кабан-Бастрык|Кабан - Бастырык]] авылларыннан да крестьяннар кушыла.<ref>http://lib3.podelise.ru/docs/2/index-870.html?page=11#1753</ref>
 
== Искәрмәләр ==
{{искәрмәләр}}
 
{{Татарстан}}