«Фридрих Энгельс» битенең юрамалары арасында аерма

3 байта добавлено ,  8 ел элек
к
төзәтмә аңлатмасы юк
к (r2.7.3) (робот өстәде: war:Friedrich Engels)
к
 
== Фәлсәфи карашлар ==
Энгельс [[диалектика]] тәгълиматын үстерүдә зур роль уйный. Аның карашлары Маркс белән охшаш була. Маркс үзенең барлык көчен икътисади теорияне эшкәртүгә юнәлдерсә, Энгельс исә үз хезмәтенең үзәк предметы итеп фәлсәфә тематикасын сайлый. [[Диалектик материализм]] Энгельсның аеруча «Дюрингка каршы», «Табигать диалектикасы» һәм «Людвиг Фейербах...» әсәрләрендә исбат ителә.
 
Энгельс, материянең беренчел, ә рухның, аңның икенчел икәнлеген дәлилләү белән бергә, фәлсәфәнең нигез ташы ролен уйнаган башка мәсьәләләргә дә игътибар бирә. Аныңча, хәрәкәт материянең яшәү ысулы, димәк, алар аерылгысыз. Энгельс бу фикерне белдереп кенә калмый, хәрәкәтнең иерархик мөнәсәбәттә булган төрләрен күрсәтә, аларга гомуми классификация бирә. Хәрәкәтне бу яссылыкта карауның методологик әһәмияте бүгенге көнге фән өчен дә чиксез зур. Энгельс галәми сузулык һәм вакытны материянең яшәү формалары дип дәлилли, алар-ныңаларның аерылгысыз бербөтен булуын исбатлый.
 
Энгельс танып белү теориясе буенча да ныклы материалистик позициядә тора. Ул танып белүнең чиксезлеген күрсәтә, абсолют хакыйкать белән нисби хакыйкать арасындагы диалек-тиканы исбатлый. Энгельс барлык фәннәрне классификацияли. Аларны өч төркемгә бүлә: тере булмаган материя турындагы фәннәр; тере материя турындагы һәм кешенең фикерләве турындагы фәннәр.
33 970

правок