Гыйз-әл Габид: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Гыйз-әл-Габид''' (Гыйзәтулла Лотфулла улы Габидуллин) (1918-1955) - [[Бөек Ватан сугышы]] катнашучысы, татар шагыйре.
==Тәрҗемәи хәл==
 
Фронтовик шагыйрь Гыйз-әл-Габид (Гыйзәтулла Лотфулла улы Габидуллин) 1918 елның 7 гыйнварында Оренбур өлкәсенең Тоцк районы Хөсәен авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1935-1937 елларда Богырыслан педагогия техникумында укый. Укуын тәмамлагач, ике елга якын Башкортостанда укытучы булып эшли.
===Бөек Ватан сугышында===
 
1939 елда армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ватан сугышында катнаша, гади солдат, соңыннан фронт газетасы хәбәрчесе-офицер сыйфатында Ленинградтан алып Финляндия һәм Төньяк Норвегиягә кадәр сугышчан юл уза; фашистлар Германиясе җиңелгәч, яңадан Ерак Көнчыгышка җибәрелеп, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша.
 
1946 елдан армиядән кайткач, Гыйз-әл-Габид Урта Азиядә яши, балалар укыта. Ватан сугышында алган яралардан сәламәтлеге какшаган фронтовик 1955 елда вакытсыз вафат була.
==Иҗат==
 
Шагыйрьнең зур булмаган әдәби мирасы (иллеләп шигыре) Ватан сугышы чоры солдат поэзиясенең бер сәхифәсе буларак әһәмиятле. Аның шигырьләре окопта, сугыш тынып торган ял вакытларында, Төньякның кырыс таш-таулары арасында языла. Аларда сугыш чынбарлыгы, шагыйрь үзе кичергән, үзе күргән вакыйгалар тәэсирендә туган күңел кичерешләре, гадел сугыш алып барган солдатның җиңүгә булган ышанычы, ватандарлык хисләре поэтик чагылыш таба.