Россия империясе: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MerlIwBot (бәхәс | кертем)
к робот өстәде: is бетерде: ky,jv,ta,oc,ms,hu,ga,yi,su,ast,krc,sah,io,an,kk,arz,be,yo,gl,simple,sh,sk,mn,hy,cv,la,sl,os,bat-smg,mr,ur,km,lt,fiu-vro,gv (strongly connected to tt:Rusiya İmperiyäse),diq (deleted) иүзгәртте: …
Marat-avgust (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 119:
Кайберәүләр Русияне империя дип [[Казан]]ны яулап алганнан соң, ягъни [[16 гасыр]]да атый башлый.
 
== Тарих ==
==== Барлыкка килүе, [[XVIII гасыр]] ====
[[Пётр I]] эчке һәм тышкы сәясәтендә кискен үзгәрлешләрне үткәрә. 1700—1721 еллардагы Төньяк сугышы нәтиҗәсендә көчле швед армиясе тар-мар ителә, [[Балтыйк диңгезе]]нә чыгу ачыла, Нева тамагында [[Санкт-Петербург]] шәһәре төзелә.
 
[[1721 ел]]да Русия [[империя]] булып игълан ителә.
 
[[Пётр I]] үлеменнән соң Русиядә сарай переворотлар чоры башлана — [[1725]]—[[1762]] елларда рус тәхеттә алты патша алышынды.
 
[[Елизавета Петровна]] заманында [[Мәскәү университеты]] нигезләнә, рус армиясе [[Җидееллык сугышы]]нда [[Пруссия]] белән уңышлы сугыша.
 
[[Екатерина II]] патшабикәсе заманында [[Рус-төрек сугышы (1768—1774)|1768—1774 еллардагы рус-төрек сугышы]] нәтиҗәсендә Русия Кара диңгезгә чыга; кәгазьле акча барлыкка киләләр, [[Идел]] буенда алман колонистлары килеп урнашалар, 1783 елда Русия составына [[Кырым ханлыгы]] керә, [[:ru:Русская Америка|Америка үзләштерүе]] башлана.
 
==== [[XIX гасыр]] ====
[[Файл:Kolman decembrists.jpg|190px|thumb|left|К. Кольман. [[Декабрьчеләр]] фетнәсе.]]
[[XVIII гасыр]]ның ахырында Русия революцион [[Францияга]] каршы коалициягә керә һәм [[Наполеон сугышлары]]нда катнаша. Союзниклар Аурупада җиңеләләр, [[1812 елгы Ватан сугышы|сугыш Русия территориясенә күчә]]. [[Наполеон]]ның [[Мәскәү]]не басып алуына карамастан, сугыш Наполеон армиясенең тар-мар ителү белән тәмамлана. [[1813 ел]]да рус армиясе француз гаскәрләреннән [[Алмания]]не азат итә, ә [[1814 ел]]да [[Париж]]ны басып ала.
 
Сугыштан соң Русиягә революцион идеяләре тарала башлаганнар, бу [[декабрьчеләр фетнәсе]]нә алып китерә.
 
[[XIX гасыр]]ның икенче чирегендә Русия Төньяк Кавказ халыкларның буйсындыру белән тәмамланган [[Кавказ сугышын]] башлый; шул ук вакытта Русия составына казакъ [[жуз]]лары керәләр.
 
[[1856 ел]]да Русия [[Кырым сугышы]]нда җиңелә.
 
[[Александр II]] заманында Русиядә [[крепостной хокукы]] юкка чыгарыла ([[1861]]), һәм тагын берничә либераль реформа үткәрелә.
 
[[Рус-төрек сугышы (1877—1878)|1877—1878 еллардагы рус-төрек сугышы]] нәтиҗәсендә Русия составына Карс өлкәсе һәм [[Дунай]] дельтасы кертеләләр, балкан илләре ([[Болгария]], [[Сербия]] һәм [[Черногория]]) бәйсезлеккә ирешәләр.
 
=== [[XX гасыр]] ===
[[XIX гасыр]]ның ахырында — [[XX гасыр]]ның башында Русиядә сәяси партияләр барлыкка киләләр: [[кадетлар]], [[большевиклар]], [[эсерлар]], һ. б.
 
[[1904]]—[[1905]] елларның [[Рус-япон сугышы]] нәтиҗәсендә Русия [[Сахалин]]ның көньяк өлешен һәм [[Курил утравлары|Курил утрауларны]] югалта.
 
== Искәрмәләр ==