Бирге Кабан: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Бирге́ Каба́н''' (''Түбән Кабан'') - Казан шәһәренең үзәк өлешендә, Кабан күлләре с…»
 
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Бирге́ Каба́н''' (''Түбән Кабан'') - [[Казан]] шәһәренең үзәк өлешендә, [[Кабан күле|Кабан]] күлләре системасындагы күл.
 
Су өслегенең мәйданы 48 га. Су күләме 3120 мең м3. Озынлыгы 1800 м, киңлеге 120 дән алып 325 м га кадәр, уртача тирәнлеге 6,5 м, иң тирән урыны 12 м. Килеп чыгышы буенча Бирге Кабан карст эшчәнлеге нәтиҗәсендә тирәнәйгән [[Идел елгасыныңелгасы]]ның элеккеге урыны булып исәпләнә. Күл сузынкы формада, борылмалы ярлары өеп ясалган грунт белән тигезләнгән. Бирге Кабан белән [[Аргы Кабан|Аргы (Урта) Кабан]] күле Ботаника ермагы аша кушыла.
 
Суы каты, нык минеральләшкән, гидрокарбонат-кальцийлы, составында [[сульфатлар]] һәм [[хлоридлар]] бик күп. Күл өчен начар газ режимы - [[кислород]] җитешмәү, күкертле водород булу, биоген, органик һәм башка пычраткыч матдәләрнең булуы хас. Флора-фаунасы бик ярлы, күл «үле» сулык дип исәпләнә (1980). Савыктыру чаралары үткәрү нәтиҗәсендә биотик бергәлек өлешчә торгызыла. Сирәк төрләрдән [[су чаяны]], ихтиофаунада [[чабак]], [[алабуга (балык)|алабуга]], [[җилембалык]], [[кызылканат]], [[көмеш табан]] балыклары очрый.
 
Бирге Кабан ял итү максатларында файдаланыла. Монда спорт көймәләре базалары урнашкан, су спорты төрләре буенча ярышлар уздырыла. [[1998 елданел]]дан ял итү теплоходлары йөри. [[Иске Татар Бистәсебистәсе]] ягыннан күл буе яры төзекләндерелә.
 
== Чыганаклар ==