Йола: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 4:
'''Йола''' — [[:Төркем:җәмгыять|җәмгыяттә]] [[үткән|элек-электән]] [[кабатлану|кабатланып]] килгән, [[ныклык|ныклап]] [[урнашу|урнашҡан]] [[гореф-гадәт]]; [[буын]]нан буынга [[күчү|күчеп]] [[халык]] арасында таралып киткән ниндидер [[чара]]ны үткәрү өчен [[кагыйдә]]. [[Ыруглык]] [[строй|строенда]] җәмгыят белән [[идарә]] итүнең төп [[алым]]ы.
 
== Шулай ук карагыз ==
==Татар халкы йолалары==
* [[Татар халкы]]нда төрле [[җәмгыять|җәмгыявийолалары]] һәм [[дин]]и йолалар бар.
{{тәрҗемә|ru|Обычай}}
 
===Исем кушу йоласы===
Бу бәйрәмгә мулла чакырыла. Ул баланың колагына аның булачак исемен һәм әтисенең исемен өч тапкыр әйтә. Баланың битен ябып, мендәргә салып, мулла янына китерәләр. Киездә баланың әти-әнисе, мулла, авыл картлары утыра. Мулла баланы алып утыра да, аның уң һәм сул колагына баланың исемен әйтә.
Бала авырса, яки миң чыкса, баланың исемен алыштыралар.
 
===[[Корбан бәйрәме|Корбан чалу]]===
Безнең халыкта ел тәүлегендә үткәрелә торган җәмгыяви бәйрәмнәр арасында иминлек, мул уңыш теләп, күмәкләшеп корбан чалу, корбан итен бергәләп пешереп ашау йоласы аерым урын алып тора. Корбанны җир уңдырышлы булсынга, мал-туар ишәйсенгә, иминлек һәм муллык теләп чалганнар. Сарык, үгез, бозау, сыер корбан итеп чалынганнар. Хайванның сөякләрен теләсә кайда ташламаганнар, аларны җыеп суга салганнар, я җиргә күмгәннәр.
 
===[[Орлык чыгару]]===
Язгы йола һәм бәйрәмнәр циклы чәчү башлануга багышланган йолалар белән төгәлләнгән. Теге яки бу формада алар Урта Идел һәм Урал татарларының барысына да хас булган. Казан татарларының күпчелегенә алар орлык чыгару йоласы рәвешендә үткән. Казан татарларында "орлык чыгару” йоласы түбәндәгечә үткәрелгән. Иң башта мунча якканнар. Урамга чыккач, беренче очраган кешегә , юл уң булсын дип, йомырка биргәннәр. Чәчкән вакытта туфракка орлык белән бергә өомыркалар да ташлаганнар, ә беренче чәчү көнендә, басуга чыккан балалар ул йомыркаларны җыя барганнар. Бераздан, җиргә ашъяулык җәйгәннәр һәм бергәләшеп йомырка, өйдән алып килгән башка ризыкларны ашаганнар. Ашап-эчкәннән соң: "Хәерле янгырлар булсын, еллар тыныч булсын, йомырка кебек түгәрәк булсын!” – дип теләк теләгәннәр.
 
=== [[туй|Туй йолалары]]===
===[[Яңгыр теләү йолалары]]===
Бу йолалар, үткәрү-башкару формасы ягыннан төрле булсалар да, барлык татар группаларына хас. Йоланы ирләр дә, хатыннар да, картлар һәм бала-чагалар да башлап йөрергә мөмкин. Авыл халкы төрле ярмалардан ботка урманда, басуда, яки су буенда пешергән. Башлар алдыннан намаз укылган. Ботка пешкәндә бу такмакны кабатлаганнар:
Яңгыр яу, яңгыр яу!
Без сорыйбыз Ходайдан,
Арыштан, бодайдан,
Пәрәмәчтән, күмәчтән.
Сыерларның сөтләре
Аз булмасын, күп булсын.
Игеннәрнең башлары
Ач булмасын, тук булсын.
===Каз өмәсе===
{{main|Каз өмәсе}}
Татар яшьләре каз өмәсен аеруча көтеп ала торган булганнар.Каз өмәсен бигрәк тә кызлар көтеп алган. Аннан читтә калмас өчен, алар бәбкәләре күп булган апаларга җәйдән үк сүз салып куйганнар. Бу гаиләгә охшарга, ярарга тырышканнар. Каз өмәсе – ул матур итеп аралашу, күңел ачу, үзеңне күрсәтү чарасы.
[[Төркем:Җәмгыять]] [[Төркем:Йолалар]]