Таиб Яхин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Юл номеры - 27:
== Тормыш юлы ==
Татарстанның [[Саба районы]] [[Сабай]] Карьясында [[1844 ел]]да туган. Яхинның нәселе — бу төбәк өчен генә түгел, бөтен милләтебез өчен дә атаклы, абруйлы нәсел. Яхиннар Саба илендә имамлык иткәннәр, мәчет-мәдрәсәләр тотканнар. Яхиннар йолдызлыгы ул — имамнар, мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр йолдызлыгы...
Таиб Яхинның әтисе - төбәкнең абруйлы дин эшлеклесе Гыйльман бине Яхъя Сабай Карьясында имам булган. Таиб Яхин Казан дарелфөнүнендә (университетында) һәм Казан татар укытучылар шкуласында (КТУШ) мөдәррис булып эшләгән. 1897-1898 елларда университет типографиясендә аның дәреслекләре чыгарыла. 1884-1910 елларда дин белеме буенча укыткан. [[1910 ел]]да вафат, [[Казан]]да җирләнгән, кабере [[Габдулла Тукай|Г.Тукай]] кабере белән янәшә (5-6 адым ераклыкта) урнашкан. Рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итә. [[Идел буе]] татарларының халык аваз иҗаты әсәрләрен җыя. [[Мәкаль]], әйтем, [[табышмак]], балалар өчен гыйбрәтле хикәя җыентыклары төзүче. Мәгърифәтчелек өлкәсендә Таиб Яхинны [[Каюм Насыйри]] белән тиң йөртәләр{{АЧ юк|07|11|2011 }} (<ref>Информационное поле современной России: практики и эффекты: Материалы Шестой Международной научно-практической конференции 22 – 24 октября 2009 года / Под. ред. В.З. Гарифуллина / Вып. ред. Р.П. Баканов. – Казань: Изд-во Казан. гос. ун-та, 2009. – 402 с. [[90нчы биттә]])</ref>.
 
== Сылтамалар ==