«Шамил Усманов» битенең юрамалары арасында аерма

17 байт добавлено ,  9 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
к (→‎Тәрҗемәи хәле: пунктуация, replaced: - → —, , → , using AWB)
Нет описания правки
Ул [[1898 ел]]ның [[26 декабрь|26 декабрендә]] [[Саратов губернасы]]ның Кузнецк өязе Анненково волосте (хәзерге [[Пенза өлкәсе]]нең Кузнецк районы) [[Пәлдәнге]] авылында мөгаллим Хәйрулла-хәзрәт гаиләсендә туа.
 
[[1906 ел]]да аның әтисе, гаиләсен ияртеп, башта [[Әстерхан]] шәһәренә, аннары, берничә ел анда торганнан соң, [[Ырынбург]]тагы [[«Хөсәения» мәдрәсәсе]]нә эшләргә күчә. Шамил шунда мәдрәсәнең урта сыйныфын, аннары [[1914 ел]]да һөнәр училищесын тәмамлап, Февраль инкыйлабына кадәр Акчуриннарның[[Акчуриннар]]ның [[Сембер губернасы]]ндагы хәрби максатындагы [[Гурьевка]] (һәм [[Зөябаш)]] туку фабрикасында слесарь булып эшли.
 
[[1917 ел]]ның мартында ул большевиклар фиркасы сафына баса һәм урындагы оешмасының карары буенча [[Сызран]] тимер юл депосына эшкә күченә. Шул ук елның ноябрендә Казан хәрби округы Шамил Усмановка Сызранда торган частьлардагы фронтовик солдатлардан һәм эшчеләреннән кызыл гаскәр отрядлары оештыру бурычын йөкли. Шамил Усманов җитәкчелек иткән бу гаскәри часть [[1918 ел]]ның маенда Көнчыгыш фронтка җибәрелә һәм, башта [[Оренбург]]тагы татар-башкорт гвардиячеләре белән, аннары [[Актүбә]] шәһәрендәге әсир венгр, поляк һәм немец үзиреклеләре белән бергә кушылып, «Өченче Интернационал легионы» дигән исем астында Актүбәдән [[Ырынбург]]ка кадәр сугышчан юл уза һәм [[1919 ел]]ның [[22 гыйнвар]]ында Оренбург шәһәрен Дутов бандаларыннан азат итә. Бу героик сәфәр вакытында Шамил Усманов, Интернационал легионының комиссары буларак, үзен оста һәм батыр хәрби юлбашчы итеп таныта. [[1919 ел]]ның мартында республика Хәрби-революцион советы Шамил Усмановны яңа төзелә торган Беренче Идел буе [[татар бригадасы]]на комиссар итеп билгели. Бригада төзүне уңышлы башкарып чыккач, шул ук елның октябреннән ул Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең сәяси бүлеге начальнигы итеп раслана һәм бу хезмәтен коллегия яшәүдән туктаганчы дәвам иттерә.
33 970

правок