Шәһит Әхмәдиев: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 26:
Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев [[1888 ел]]ның [[29 декабрь|29 декабрендә]] хәзерге [[Татарстан]]ның [[Чистай районы]] [[Татар Ялтаны]] авылында туа. Башлангыч белемне үз авылындагы мәдрәсәдә ала, аннары Оренбургтагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә һәм Уфадагы [[«Галия» мәдрәсәсе]]ндә укый.
 
Ш. Әхмәдиевнең барлык әдәби әсәрләре, нигездә, [[1917 ел]]га кадәр язылган. Революция елларында һәм [[Бөек Октябрь революциясе]]ннән соңгы чорда ул күбрәк публицистик мәкаләләр, истәлек язмалары авторы һәм бигрәк тә күренекле җәмәгать, дәүләт эшлеклесе буларак таныла. Февраль көннәрендә, ул [[Мулланур Вахитов]] белән бергә Үзәк Мөселман социалистлар комитетында зур оештыру эшләре алып бара, Казан сәүдә хезмәткәрләре һәм конторщиклары профсоюз оешмасына җитәкчелек итә, соңга таба [[«Аваз» газетасы|«Аваз»]] исемле газета, оештыра.
 
[[1921 ел]]да Урта Идел буе өлкәсендә каты ачлык башланып, аңа каршы, көрәш бөтен ил күләмендәге мөһим бер иҗтимагый эшкә әверелгәч, Ш. Әхмәдиев партия Үзәк Комитеты рөхсәте белән Татарстанга кире кайта һәм мәгариф халык комиссары булып эшли башлый. Ул сугыш елларында тәрбиячесез калган, ачлыктан интеккән [[ятимнәр]] өчен балалар йортлары, һөнәр мәктәпләре, производство мастерскойлары ачу, республикада мәгариф эшләрен юлга салу, эшче-крестьян дәүләте өчен белемле кадрлар әзерләү буенча зур оештыру эшләре башкара. Бу елларда ул партиянең [[Татарстан өлкә комитеты]] члены һәм СССР Үзәк Башкарма комитеты члены итеп сайлана.