Борай: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к wikify, replaced: - → — using AWB
Юл номеры - 17:
'''Борай''' яки '''спельта'''<ref>Немецко-русский словарь. — М., Сов. энциклопедия, 1964.</ref> ({{lang-la|Triticum spelta}}) — кешелек барлыкка килгән чордан башлап игелә торган [[бөртекле культура]], [[бодай]] [[ыруг]]ының [[Биологик төр|төре]].
 
Кешелек дөньясына борай элек-электән мәгълүм. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, ул [[Гомер]] поэмаларында, Геродот язмаларында да телгә алына. Ил территориясенә ул безнең эрага кадәр үк килеп кергән. Аны 17-19 нчы гасырларда шактый күп үстергәннәр. Ә менә узган гасырның 20 нче елларыннан соң, нигездә [[Бөек Ватан сугышы]]ннан соң бөтенләй дә үстерми башлаганнар. Белгечләр моның берничә сәбәбен әйтә. 19 гасыр ахырында - 20 гасыр башында борайның урынын әкренләп бодай алган. Чөнки, беренчедән, [[бодай]]ның уңдырышлылыгы бермә-бер югары, ул сабагыннан чиста килеш алына. Ә борай [[карабодай]] кебек кабыклы (тышчалы) була, шуңа да аның ярмасын әзерләү өчен махсус тегермәннәр кирәк. Югыйсә күп кенә күрсәткечләре буенча борай бодайдан файдалырак культура санала.
 
Борайда [[аксым]] күләме башка культуралардан 27-35 процентка артыграк. Анда кеше организмы өчен алыштыргысыз саналган 18 [[аминокислота]] бар, бодайда алар азрак. Борайның составындагы [[тимер]], [[протеин]] кебек матдәләр, [[витаминнар]] да гадәти бодайга караганда күбрәк. Шуңа да ул диетик продукт санала. Аннан соң тагын бер үзенчәлекне әйтеп китәргә кирәк: борай минераль ашламаларга бәйсез, ягъни ул үскән басуга гербицидлар, инсектицидлар бөтенләй кертелми. Шуңа да ул экологик яктан чиста продукт санала.