Хайваннар: юрамалар арасында аерма
Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк |
|||
Юл номеры - 37:
Бу билгеләрнең кайберләре, мәсәлән, күзәнәкчел төзелешле булу һәм туклануга, сулау, үсү, үсеш һәм үрчүгә сәләтлелек хайваннарга гына түгел, бәлки үсемлекләргә, гөмбәләргә, бактерияләргә дә хас.
Хайваннарның башка билгеләре үсемлекләрдә булмый. Боларга, мәсәлән, гетеротроф туклану һәм актив хәрәкәтләнү керә. Барлык хайваннарга хас булганча, әзер органик матдәләр белән туклану гөмбәләрдә, күпчелек бактерияләрдә һәм паразит үсемлекләрдә генә күзәтелә. Актив хәрәкәтләнү — күпчелек хайваннарга хас билге.
Үсемлекләрдән, гөмбәләр һәм бактерияләрдән аермалы буларак, күпчелек хайваннарның [[органнар системасы|органнар системалары]] — ашкайнату, сулыш, нерв системасы һ. б. бар.
Барлык хайваннар өчен тәннең төгәл симметрияле булуы хас. Күбесендә, мәсәлән [[май
Аз хәрәкәтләнүчән яки утрак тереклек рәвеше алып баручы хайваннарның тән симметриясе башкача һәм тышкы күренеше белән үсемлек чәчәгенә, шар, чатырга охшаш, мәсәлән, болытсыманнар һәм эчәккуышлылар. Аларның тәне аша уйда берничә яссылык үткәрергә мөмкин, аларның һәркайсы хайванны көзгедәгечә бер-берсенә охшаш ике яртыга бүлә. Бу яссылыкларның кисешү сызыклары кисешү үзәгеннән нурлар булып тарала. Моны нурлы симметрия дип атыйлар. Мондый төзелеш аз хәрәкәтләнүчән яки берегеп яшәүче хайваннарга табышын эләктереп алырга һәм теләсә кайсы яктан куркыныч якынлашуын сизәргә мөмкинлек бирә.
|