«Марксизм» битенең юрамалары арасында аерма

143 байта добавлено ,  7 лет назад
к
төзәтмә аңлатмасы юк
к
{{Orphan|date=июль 2012}}
{{rq|image|wikify}}
{{Викиләштерү}}
[[Маркс]] белән Энгельcның[[Энгельc]]ның яшь фәнгә[[фән]]гә йогынтысы әйтеп бетергесез. Алар, күп гыйльми мәсьәләләр чишү өстенә, социологиягә[[социология]]гә гомумән көчле импульс биргәннәр. Классик исемен йөрткән күпчелек теорияләр[[теория]]ләр марксизм белән катгый принципиаль бәхәстә туа.
== Социаль система ==
Җәмгыять – кешеләрнең буыннан-буынга күчә торган, тарихи уртак яшәү һәм гамәл итү формасы. Күмәкләп яшәү кешегә генә хас түгел. Биологиядә җәмгыяви җәнлекләр дигән исем алган эт-бүреләр, күселәр, кайбер бөҗәкләр – кырмыска, бал корты һ.б.лар чын коммуна итеп яши. Җәмгыять итеп яшәү ике төрле файда бирә: үрчүне рәткә салу һәм саклану. Җәмгыяви җәнлекләр ерткычларга катырак каршылык күрсәтә һәм токымны яхшырак кайгырта. Шуннан аналогия эзләп, җәмгыятьнең үзенчәлеген дә аерып була. Кешелек җәмгыятен кырмыска оясы белән чагыштыру бик файдалы. Аларның уртаклыгы – гамәл нәтиҗәләре (продукт яки хезмәтләр) белән алмашу. Кеше дә, кырмыска да тапканны һичшиксез якындагылар белән бүлешергә тиеш. Алмашу – хезмәт бүленешенең нигезендә ята. Кешелек өчен файдалы шундый кооперация үрнәге аерым шәхесләрне җәмгыятькә берләштерә. Нәтиҗә ясыйк: кешеләрнең үзара ярдәмләшүе җәмгыятьне ныгыта торган гамәл булып санала.
Марксның иҗтимагый структура теориясе ифрат гади. Җәмгыятьтә һәрвакыт ике төп сыйныф була: җитештерү чараларына хуҗа булган өстен сыйныф (төрле чорда ул колбиләүче, феодал, капиталист исемнәрен йөртә) һәм эксплуатация объекты – юксыл гавам (кол, игенче, сәнәгатьтәге эшче сыйныф). Капиталистик җәмгыятьтә капиталистлар арасында көндәшлек бик кискенләшә. Һәр капиталист җитештерү чыгымнарын киметергә тели. Моның иң җиңел юлы – чыгымнарның тере хезмәт өлешен киметү. Эшченең хезмәт хакы кими, ул хәерчеләнә. Хәерчелеккә төшкән эшчедә сыйнфый аң кискен үсеп китә. Бу вазгыять, зур ихтималлык белән, революциягә, һәм, ахыр чиктә яңа, сыйныфсыз җәмгыятькә – коммунизмга илтә. Бу яңа җәмгыятьтә бөтен милек уртак, аны бүлү исә – Маркс принцибы буенча: «һәркемнән – сәләтенчә, һәркемгә – хезмәтенчә».
Иҗтимагый структура кешене конкрет гамәлләргә этәрәме? Маркс бу мәсьәләгә катгый җавап бирә: төп сыйныфлар арасындагы мөнәсәбәтләргә бары тик низаглы сыйфатлар хас һәм аерым шәхес сыйныфтагы урынына карап гамәл итәргә мәҗбүр ителә. Бу базис гамәл үтәлмәгән очракта, аның сәбәбен өскорма структураларында – диннең, сәнгатьнең, хокукның, башка «ялган аң»ның тәэсиреннән эзләргә кирәк. Маркс фикеренчә, пролетариатның «чын» вәкиле хуҗасы белән аяусыз көрәш алып барырга тиеш.
==Шулай ук карагыз==
 
{{Портал|Фәлсәфә|Фән|Тарих|Шәхесләр}}
[http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D1%80%D0%BB_%D0%9C%D0%B0%D1%80%D0%BA%D1%81%D0%BD%D1%8B%D2%A3_%D0%BA%D0%B0%D0%BD%D0%B0%D1%82%D0%BB%D1%8B_%D1%81%D2%AF%D0%B7%D0%BB%D3%99%D1%80%D0%B5 Марксның канатлы сүзләре]
== Сылтамалар ==
* [http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D1%80%D0%BB_%D0%9C%D0%B0%D1%80%D0%BA%D1%81%D0%BD%D1%8B%D2%A3_%D0%BA%D0%B0%D0%BD%D0%B0%D1%82%D0%BB%D1%8B_%D1%81%D2%AF%D0%B7%D0%BB%D3%99%D1%80%D0%B5 Марксның канатлы сүзләре]
 
[[Төркем:Карл Маркс]]
75 145

правок