Югары уку йорты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
кТөзәтмә аңлатмасы юк
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 4:
[[File:Harvard_square_harvard_yard.JPG|right|250px|thumb|[[Гарвард университеты]]ның бер мәйданы, {{USA}}]]
[[File:United-Nations-University-03.jpg|right|250px|thumb|[[:en:United Nations University|БМО Университетының (ингл.)]] [[Токио]] институты бинасы, {{JPN}}]]
'''Югары́ уку́ йорты́''' — югары профессиональ [[белем]]не биргән [[уку йорты]]: күбесе '''[[университет]]''' исемен ташый, шулай да төрле илләрдә шул рәтенә ''институт'', ''[[:en:College|колледж (ингл.)]]'', ''[[:en:Academy|академия (ингл.)]]'' һәм ''[[:en:Seminary|семинария (ингл.)]]'' исемле оешмалар да керә. Югары уку йортларына [[урта белем|урта]] [[гомуми белем|гомуми]] яки [[урта профессиональ белем]] бирүче [[мәгариф]] оешмасын тәмамлаган [[укучы]]ларны [[БДИ]] кебек стандартлаштырылган имтиханнар нәтиҗәсендә кабул итәләр.
 
Югары уку йортлары [[дәүләт]] карамагындагы, [[хосусый университет|хосусый]] һәм [[:en:International university|халыкара (ингл.)]] була ала. Халыкара университетлар [[халыкара оешма|халыкара]], региональ һәм хөкүмәтара оешмаларга карый, соңгылары берничә дәүләт [[хөкүмәт]]енә буйсыну сәбәпле, төрле илләрнең вәкилләре шурасы тарафыннан җитәкчелек ителә.
 
Югары уку йортларында укыту программасы дөньяның иң соңгы белемне үзләштерүгә юнәлү сәбәпле, барлык вакытларда аларның укыту программалары тулысынча яки өлешчә замананың [[халыкара тел]]дә алып барыла. Бүгенге көндә, дөньяның алдынгы университетларында уку программалары урнашкан илнең [[дәүләт теле]]ндә һәм [[инглиз теле]]ндә тәкъдим ителә. Соңгылары өчен, инглиз телне укуда куллана алырлык дәрәҗәсендә белүне күрсәтүче [[TOEFL]] яки охшаш имтиханнарны да уңышлы узырга кирәк.
 
Югары уку йортында уку тулысынча түләүле, өлешчә түләүле яки бушлай. Кайбер илләрдә бушлай укучы студентларга уку дәверендә яшәү чыгымнарын капларга ярдәм буларак өстәмә стипендияләр түләнә.