Әхлак: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
к Frhdkazan кулланучысының (бәхәс) 554697 үзгәртүеннән баш тарту
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
'''Әхлак''' – гамәли [[акыл]]; [[кешелек]] сыйфатлары[[сыйфат]]лары; [[характер]]га, җан-акыл төзелешенә хас күнекмәләр; [[гадәт]]ләр, [[йола]]лар, [[мода]], хәрәкәт; [[иҗтимагый аң]] формасы һәм [[иҗтимагый мөнәсәбәтләр]]нең төре; [[тарих]]ның гуманистик перспективасын, кешелеклелек идеалын чагылдыручының үзкыйммәтен раслау, бәхеткә һәм лаеклы тормышка омтылу; «башкаларга ярдәм вә яхшылык итү, һичкемгә җәбер вә зарар итмәү табигате» <ref>атаклы татар мәгърифәтчесе һәм журналисты [[Һади Максуди]] билгеләмәсе</ref>. Әхлак [[җәмгыять тормышы]]ның бөтен сферасында кеше хәрәкәтен тәртипкә сала һәм билгеле бер иҗтимагый нигезләрне, тормыш төзелешен, аралашуны яклый һәм санкцияли (яки аларның үзгәртелүен таләп итә). Әхлак принциплары чыгармаларга юл бирми, [[абсолютлык]]ка дәгъва итә; гомумиләштерелгән рәвештә алар кеше яшәешенең иң тирән катламнарын, аның төп ихтыяҗларын чагылдыралар.
 
Әхлак үзенең нормаларын ([[гаделлек]], [[намус]], [[тыйнаклык]], олыны-кечене хөрмәт итү һ.б.) үтәү өчен җәмәгатьчелек фикеренә таяна. Дөньяви әхлак кешеләрнең социаль тормыш белән бәйле ихтыяҗларын, мәнфәгатьләрен чагылдыра, ә дин әхлакны бөек рухи зат (Алла) тарафыннан билгеләнгән дип саный, дин кануннарына буйсындыра.