Möxämmät-Ämin xan: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Zahidulla (бәхәс | кертем)
к Тулыландыру, викиләштерү
Zahidulla (бәхәс | кертем)
к Мөхәммәт-Әмин белән берләштерү
Юл номеры - 1:
==#REDIRECT [[Мөхәммәт-Әмин җиңүе == ]]
{{Шәхес
|исем = Мөхәммәт Әмин бине Ибраһим хан
|рәсем =
|рәсем_зурлыгы =
|alt = <!--рәсемгә курсорны куйганда чыга торган язу-->
|рәсем язуы =
|тулы исем =
|һөнәр = сәясәтче, гаскәри, шагыйрь
|туу датасы = 1469
|туу җире = [[Казан ханлыгы]]
|гражданлык = {{Байрак/Казан ханлыгы}}
|милләт = татар
|үлем датасы = 1518
|үлем җире = [[Казан]]
|әти = [[Ибраһим (Казан ханы)|Ибраһим]]
|әни = [[Нур-Солтан]]
|ир =
|хатын =
|балалар =
|бүләк һәм премияләр =
|сайт =
|башка мәгълүмат =
}}
'''Мөхәммәт-Әмин хан''' - 1487—1495, 1502—1518 елларда Казан ханлыгы белән идәрә иткән хан. Шул ук вакытта шагыйрь булып санала.
 
== Мәскәү йогынтысы астында ==
1502 елда Габдел-Латыйфны кулга алалар һәм Мәскәүгә озаталар, заманында Илхам ханны җибәргән кебек, аны да төньякка сөргенгә сөрәләр. [[Казан]] тәхетенә тагын Мөхәммәт-Әмин утыртыла. Шуңарчы ул Кашира һәм Серпухов шәхәрләре белән идәрә иткән була. Бу вакытка инде ул 30 яшькә җитә, дәрәҗәсенә карап, сүздә генә булса да, Литва сугышында хәтта рус гәскәрләренең башлыгы итеп тә билгеләнә.
 
== Уяту һәм азат итү өчен көрәшү ==
[[Файл:Chingizovich-Muhammed-Emin-1.jpg|right|180px|thumb|Мөхәммәт-Әмин хан]]
Икенче тапкыр Казан ханы булып утыргач (1502—1518), Мөхәммәт-Әмин үзенең дөньяга карашын үзгәртә, сәяси хәлләрне башкача бәяли башлап, үз дәүләтен бәйсезлек юлы белән үстерү күзлегеннән чыгып еш итүгә керешә. Чыганакларда әйтелгәнчә, монда аның яңа җәмәгәте — Илхам ханның тол калган хатыны зур йогынты ясаган. Әүвәл шундый тәртип яшәгән: үлгән монархның хатынын аның дәүләт башлыгы булып калган энесенә кияүгә бирә торган булганнар. Мәсәлән, Касыйм хан үлгәч, аның тол хатынын Мәхмүтәк ханга, Хәлимнең хатыны Нурсолтанны Ибрахим ханга биргәннәр. Ханнан тол калган хатын икенче тапкыр, өченче тапкыр туры килсә, анда да бары тик ханга гына кияүгә чыга алган. Әгәр иренең кече туганы булмаса, аны башка ханлык идәрәчесенә димләп биргәннәр. Шуңа күрә татар ханнарының ике яки берничә хатыны булуга бүгенге укучы гәҗәпсенмәскә тиеш. Гомумән, мондый йола урта гасыр дөньясында киң таралган булган.
 
Илхамның тол хатыны Казан җиренең ватанпәрвәре (патриоты) һәм үзенең беренче ире белән сөргендәге кыерсытуларны күп күргән кеше булган, һәм, әлбәттә, ул Мөхәммәт-Әминнең милли хисләрен уята алган. Ханның әнисе Нурсолтан тәрбиясенең дә йогынтысы тимичә калмаган, ханбикә ул вакытта Кырымда яшәсә дә, Казанга һәм Россиягә үз балаларын күрү өчен әледән-әле килеп торган.
 
=== Яшерен әзерләүләр ===
Мөхәммәт-Әмин, зирәк һәм хәйләкәр сәясәтче буларак, сугышка бик яшертен рәвештә әзерләнгән. Аны [[Мәскәү]] идәрәчеләре һәм ханның Казандагы дошманы Киләхмәт тә искәрә алмый калганнар. Сүз уңаенда әйтик, Мөхәммәт-Әминне һәм Габдел-Латыйфны тәхеттән төшерүдә гәйепле һәм Казан ханлыгының сәяси тормышында тискәре роль уйнаган Киләхмәт 1506 елда кулга алынган һәм җәзалап үтерелгән.
 
=== Беренче бәрелеш ===
Картаеп беткән Иван ИИИ нең көннәре инде санавлы гына калганлыгын, кайчандыр күәтле монархның бүген ёич тә хәлиткеч көч була алмавын хан бик яхшы аңлаган. Ә рус монархының улы — тәхет варисы Василий ИИИ әтисенеке кебек сәләткә ия булмаган. Мөхәммәт-Әмин 60 меңле гәскәрен Түбән Новгородка таба җибәргән. Олы кенәз татарларның чик буендагы Сура елгасын кичеп чыгуларын ишеткән һәм аларга каршы үз гәскәрләрен чыгарган. Әмма казанлылар бу вакытта инде Түбән Новгородны камап өлгергәннәр, тик шәхәрне ала алмаганнар һәм, рус гәскәре белән очрашмыйча, кире кайтып киткәннәр.
 
== [[Казан янындагы сугыш (1506)]] ==
[[Файл:Qazan sugish.jpg|right|thumb|Казан янындагы сугыш (1506)]]
1505 елның октәберендә Иван ИИИ үлгән, ә 1506 елның апрелендә Василий ИИИ Казан ханлыгына каршы ике берләшмәдән— флотилия һәм атлы гәскәрләрдән торган зур армия җибәргән. 22 майда Мөхәммәт-Әмин Казаннан ерак түгел генә җирдә алдан килгән көймәле гәскәрне тар-мар иткән, ә бер айдан соң, 25 ийүндә, атлы гәскәр дә килеп җиткәч, бөтен рус армиясе каты җиңелүгә дучар ителгән. Кайбер рус чыганакларына караганда, Мәскәү гәскәре 100 мең кешедән торган. Россия тарихы турындагы хезмәтендә К. Маркс та бу сугышны телгә алып болай ди: «Мәскәүлеләрне Казан янында шундый итеп тар-мар китергәннәр, бары 7000 кеше генә котылып кала алган...» ([[Казан янындагы сугыш (1506)]])
 
== Мөхәммәт-Әмин җиңүе ==
Кыскасы, анда бик каты сугыш булган. Русьның Чыңгыз һәм Бату ханнардан соң беркайчан да әле мондый җиңелүгә дучар ителгәне булмаган. Шул чор кешеләре бу бәрелешне Куликово сугышына тиңләгәннәр. Татарлар, әлбәттә, моннан 125 ел элек җиңелүләренең үчен кайтарганнар. Василий ИИИ Мөхәммәт-Әмин хан белән «елеккечә татулык һәм дуслык» солыхы төзергә мәҗбүр булган. Соңрак С. Герберштейн язганча, «казанлылар Мәскәү идәрәчесеннән бераз тын алганнар».
 
Мөхәммәт-Әмин солыхка ризалык биргән һәм шуннан ары аның сәяси ешчәнлегендә нинди дә булса активлык күренми.Тарихчы М. Г. Худьяков аның шушы чордагы идәрәсенә мондый бәя бирә: руслар өстеннән менә дигән җиңү явлап, Мөхәммәт-Әмин Мәскәүгә ярарга тырышкан елекке эшчәнлеге өчен Казан җәмәгәтчелеге каршында үзен аклаган, һәм шуннан соңгы тормышын тыныч үткәргән:
 
{{цитата|автор=|Воистину Аминова победа –<br />
Разбил врага и не достигнул цели.}}
 
== Хан-шагыйрь ==
Мөхәммәд Әминнең 12 юллык «Гыйкаб» («Үч») исемле шигыре билгеле. Бу парчада шагыйрь, үз элгәреләре Сәйф Сарай, Әхмәд Üргәнчи, Бәззази традицияләрен дәвам итеп, Аксак Тимернең шәхесен, еш-гәмәлләрен кискен тәнкитли, аның җиргә, «ислам йортына» «золым», «фетнә» китерүен күрсәтә һәм Алладан бу «залимгә» каты җәза бирүен үтенә.
 
== [[Сөембикә манарасы]]. Хан-Төзүче ==
[[Файл:Soyembika3.JPG|right|thumb|Сөембикә манарасы]]
[[Файл:Torbase.JPG|right|300px|thumb|Мөхәммәд Әмин [[Сөембикә манарасы]] янында Казан ханнары төрбәсендә күмелгән]]
Берничә тарихчылар фикерләре буенча [[Сөембикә манарасы]] Мөхәммәд-Әмин вакытында төзелгән иде. Мәскәү Кремленең [[Боровицкий манарасы]] (рус.) төзегән вакытында (1490) Мөхәммәд-Әмин [[Мәскәү]]дә Иван ИИИ янында яшәгән иде һәм [[Италия]] архитекторлары ([[Пьетро Антонио Солари]]) белән танышып, дуслашып, соңрак аларны [[Казан]]га яңа манара төзү өчен чакырган иде. Төзелеш вакыты: 1507-1517 еллар. Башта яңа Манарасы - хәрби манарасы буларак тиеш иде, ләкин Мөхәммәд-Әмин үзенең фикерен үзгәртте, һәм бу корылма хан мәчет манарасына әверелгән. Сөембикә соңгы елларда манарасында яшәгән өчен халык бу бинаны Сөембикә Манарасы исеме биргән.
 
Соңгы елларда Мөхәммәд Әмин каты авырып киткән һәм 48 яше тулганда — 1518 елда вафат булган. [[Сөембикә манарасы]] янында Казан ханнары төрбәсендә күмелгән.
 
== Моны да карагыз ==
* [[Олуг Мөхәммәд]]
* [[Биләү янындагы сугыш]]
* [[Суздаль янындагы сугыш]]
* [[Василий II]]
* [[Казан янындагы сугыш (1506)]]
* [[Туктамыш хан]]
* [[Мәскәүнең буйсындыруы (1382)]]
* [[Идел Болгары иҗтимагый-сәяси төзелеше]]
 
== Чыганаклар ==
* Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты мультимедиа басмасы. Х. Миңнегулов, Р. Бикташев, И. Мөхәммәтов.
 
== Тышкы сылтамалар ==
* [http://www.bolgar.info/ Экскурс в историю древней Булгарии]
* Зимин А.А. Витязь на распутье. Феодальная война в России XV в. М.,1991.
* [[Худяков, Михаил Георгиевич|М. Г. Худяков]] Очерки по истории Казанского ханства. Москва, «ИНСАН», 1991, ISBN 5-85840-253-4
* Похлебкин В. Татары и Русь. Москва «Международные отношения» 2000
 
[[Төркем:Казан ханнары]]
[[Төркем:Татар шагыйрьләре]]
 
[[ca:Muhammad Amin]]
[[en:Möxämmädämin of Kazan]]
[[ru:Мухаммед-Амин]]