Казан каймасы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 27:
Фашистлар [[Мәскәү]] тирәсендә тар-мар ителүенә, фронтларда хәлнең берникадәр яхшыруына карамастан, Казанны саклау корылмалары, окоп казулар [[1942 ел]]ның [[11 февраль|11 феврал]]енә кадәр тукталмый. Төзелеш эшләре, планда каралганча, тулысынча үтәлә. Окоп казучылар өйләренә 1942 елның март урталарында гына кайта. [[Октябрь]]-[[февраль]] айларында биш айга якын дәвам иткән бу хезмәт республикабыз һәм районнар тарихына үзенең героик һәм фаҗигале битләре белән кереп калды.
 
Бу җәһәттән [[Казан Дәүләт университеты]] студентларының ВКП(б) үзәк комитеты секретаре А.М.Алемасовка 1941 елның 10 декабрендә язган хатын тетрәнмичә уку мөмкин түгел. Алар хезмәт фронтында унар сәгать эшләүләре, ачлы-туклы яшәүләре, [[бетләр|бетләп]] бетүләре, киемнәренең тузуы, кайбер иптәшләрнең бу каһәр суккан чокырларда үлүе турында ачынып яза. Үзләрен өйләренә кайтаруны, алмашка башкаларны җибәрүне үтенәләр («Гасырлар авазы», № 1, 1995 ел, 12нче бит).
 
Бу корылма-окоплар [[Идел]]гә җиткәнче, [[Зөя |Зөя елгасы]] һәм аның уң ягындагы биек калкулыкларны файдаланып, көчле оборона сызыгы төзү һәм шунда фашистлар һөҗүмен туктату өчен ясала. Әлеге сызык бөтен Зөя елгасы буйлап сузыла.