Идел буе Болгары шәһәрләре: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 1:
[[Файл:VolgaBulgaria.jpg|right|350px|thumb|Идел Болгары, XII гасыр]]
{{Татарстан тарихы}}
[[Файл:Idel Bolgar.jpg|right|300px|thumb|Болгарлар, XIII гасыр]]
==Беренче шәһәрләр==
[[Идел]] Болгарында беренче шәһәрләр X йөзнең 20 нче еллары башында күренә башлый. Бу хәл элекке ярымкүчмә тормыштан утраклашып көн итүгә күчү белән бәйле. Беренче болгар шәһәрләренең үсеп чыгуы ислам кабул итү чорына туры килә. Бу — очраклылык түгел, ә законлы тарихи процесс. Нәкъ менә дөньяның иң куәтле диннәре, шул исәптән исламның таралуы шәһәрләр барлыкка килү, цивилизация үсеше белән бәйле. Болгарда да шулай булган. Бу дәүләттә беренче шәһәрләр үсеп чыгу белән бергә болгарларның үз акчаларын сугу да башланган.
Строка 18 ⟶ 19 :
Талибның соңрак идарә иткән улы Мөэмин бер үк вакытта Суарда да, Болгарда да акча суккан. Аның 976 елда суккан тәңкәләре табылды. Тик шуннан соң, 980 елга кадәр, акча сугу бүтән Мөэмин—Ибне Хәсән исеменнән бары Болгарда гына алып барылган.
==Болгар шәһәре - Дәүләт башкаласы==
[[Файл:Rodionov Aga-bazar.jpg|right|300px|thumb|Ага Базар (Родионов рәсеме, 1981)]]
Әлеге хәл Суарның бу вакытка, элекке сәяси куәтен югалтып, илнең башкаласы булган шәһре Болгарга тулысынча буйсынуын күрсәтеп тора. Шунысын да әйтергә кирәк, болгар акчаларының таралыш географиясе бик зур булган. Бай хәзинәләр эчендә алар бер-бер артлы Югары Идел буенда, Новгород һәм Псков җирләрендә, Балтыйк буенда, Скандинавия илләрендә һәм хәтта Даниядә табылды (Даниядә табылганы—Суар тәңкәсе).
 
Строка 46 ⟶ 48 :
 
Бу риваять Казан ханлыгын җимергәннән соң бер рус рухание язып калдырган «Казан тарихы» дигән елъязмада китерелә. Аның язуына караганда, Казанны басып алганчы ул анда 20 ел яшәгән булган. Шунда әлеге риваятьне язып алган. «Казан тарихы» аша риваять руслар арасына да таралган. Шуңа күрә алар шәһәрлекне үзләренчә «Шәйтан каласы» дип атаганнар.
==Казан шәһәре==
Казан шәһәре 1000 елда тирәсендә сәүдә һәм хәрби ныгытма буларак нигезләнгән иде. Болгарлар төньяк чикларе яклау өчен Идел һәм Казансу елгалары кисешендә әһәмиятле Камай һәм Казан кирмәннәре салганнар. Төп мәкалә [[Казан]].
==Идел буе Болгары шәһәрләренең саны==
Бүгенге көнгә Урта Идел буендагы урта гасыр шәһәрлекләренең җыелма исемлеген төзү тәмамланды. Бу тарихи-археологик җыелма 161 истәлектән тора. Алар өч төркемгә бүленәләр: 38 шәһәрлек—элекке шәһәр яки шәһәр кремле калдыклары, 73 феодал кирмәне, 39 хәрби ныгытма-крепость (мәгълүматлар тулы булмау сәбәпле 11 истәлекнең билгеләмәсе ачыкланмаган). Дөрес, барлык бу шәһәрләр, кирмәннәр һәм ныгытмалар борынгы Болгар чорына гына карамый. Аларның байтагы Алтын Урда чорында да яшәвен дәвам иттергән, шәһәрләрнең бер өлеше Алтын Урда дәверендә барлыкка килгән, Казан ханлыгы чорына кагылышлы шәһәрләр дә юк түгел.