Идел буе Болгары шәһәрләре: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 21:
 
XI йөздә Суар ике күренекле чыганакта телгә алына. Урта Азиянең атаклы төрки тел галиме һәм географ Мәхмүт Кашгарый үзенең мәшһүр «Дөнья картасы» дигән хезмәтендә шулай ук Болгар Һәм Суар шәһәрләрен билгеләп куйган. Ләкин ул Суар шәһәрен ялгыш Каспий диңгезе буендагы Саксын шәһәре белән бутаган, чөнки аңа үзенә бу шәһәрләрне күрергә туры килмәгән була. Ә менә икенче бер авторның, әл-Мәрвәзинең, мәгълүматлары бик кыйммәтле: «Аларның (болгарларның) ике шәһәре бар. Шуларның берсе Суар дип йөртелә, ә икенчесе Болгар дип атала; ике шәһәр арасы—бик куе әрәмәләргә төренгән елга яры буйлап ике көнлек юл. Алар анда дошманнарыннан саклану өчен ныгытмалар төзеп урнашканнар». Бу хәбәр Болгар һәм Суар шәһәрлекләре калдыкларының бүгенге топографиясенә гаҗәеп туры килә.
==[[Суар]] шәһәре==
Атаклы совет археологы, болгар тарихы белгече профессор А. П. Смирновның 1930 нчы елларда [[Суар]] урынында алып барган казу эшләре нәтиҗәсендә бик кыйммәтле мәгълүматлар тупланды. Эшнең башында ук тикшеренүчеләр уңышка юлыга: алар шәһәрлек уртасында бер бик зур кирпеч корылма калдыгына килеп чыгалар— анда бер бай түрәнең таш сарае булганлыгы ачыклана. Сарай ике катлы булган, үзәктән ягып җылытылган. Бинаның алды бик матур итеп, бизәкләп эшләнгән булган, уң якта манара калкып торган. Сарай таш стена белән әйләндереп алынган, ишек алдына да таш түшәлгән. Бу сарай X—XI йөзләрдә төзелеп, монголлар явы вакытында җимерелгән, әмма тиздән янәдән торгызылган һәм XIV йөздә, шәһәр белән бергә, яшәүдән туктаган.
Шул ук казулар нәтиҗәсендә, фәндә беренче тапкыр буларак, болгар шәһәрләренең хәрби ныгытмаларын күзалларлык бай археологик мәгълүмат тупланды. Безнең көннәргә кадәр сакланган урлар (валлар) өстенә ике рәт биек имән кура, ягъни ныгытма эшләнгән, рәтләр арасына ныклык өчен балчык төеп тутырылган. Бөтен кура буйлап, бер-берсеннән аткан ук очып җитәрлек ераклыкта аралар калдырып, хәрби машлар тезелеп киткән. Тышкы яктан тирән чокыр казылып, аңа су тутырылган һәм аның төбеннән очлы казык-бүрәнәләр тырпаеп торган. Чокыр артында тагын бер ур сузылган булган, аның өстендә шулай ук очлы имән бүрәнәләрдән койма торгызылган. Бөтен кура өстендә сөңгеләр, еракка ата торган җәя һәм уклар белән коралланган сакчылар басып торган. Менә шушы көчле ныгытма урта гасыр шәһәре булган Суарны[[Суар]]ны төрле һөҗүмнәрдән саклап килгән.
 
==Бүләр - яңа Дәүләт башкаласы==