Идел буе Болгары шәһәрләре: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Kitap (бәхәс | кертем)
Kitap (бәхәс | кертем)
Юл номеры - 4:
[[Идел]] Болгарында беренче шәһәрләр X йөзнең 20 нче еллары башында күренә башлый. Бу хәл элекке ярымкүчмә тормыштан утраклашып көн итүгә күчү белән бәйле. Беренче болгар шәһәрләренең үсеп чыгуы ислам кабул итү чорына туры килә. Бу — очраклылык түгел, ә законлы тарихи процесс. Нәкъ менә дөньяның иң куәтле диннәре, шул исәптән исламның таралуы шәһәрләр барлыкка килү, цивилизация үсеше белән бәйле. Болгарда да шулай булган. Бу дәүләттә беренче шәһәрләр үсеп чыгу белән бергә болгарларның үз акчаларын сугу да башланган.
 
==[[Болгар]] һәм [[Суар]]: иң мөһим шәһәрләр==
[[Файл:Urmanche Aga-bazar.jpg|right|300px|thumb|Ага Базар ([[Бакый Урманче]] рәсеме, 1970)]]
Урта гасырларның гарәп-фарсы тарихи чыганаклары X йөзнең 20 нче елларыннан ике болгар шәһәрен — Болгар белән Суарны телгә ала башлыйлар. Бу ике шәһәр, бер-берсен тулыландыргандай, еш кына янәшә куеп йөртелә, һәм аларның тарихи язмышлары да, аеруча X—XI йөзләрдә, охшаш булган. Хәзер, вакыт эзлеклелеген саклап, шул чыганакларның иң билгелеләренә мөрәҗәгать итеп карыйк.
Юл номеры - 10:
Монголларга кадәрге чорны чагылдырган рус елъязмаларында шәһәр буларак Болгар исеме очрамый («Бөек Болгар» билгеләмәсе беренче тапкыр XIV йөз азагында барлыкка килә—ул турыда Алтын Урда хакындагы бүлектә сөйләрбез). «Болгар» сүзе Алтын Урдага хәтле чорда гомумән болгар җире атамасы буларак кына кулланыла. Ә борынгы Болгарны 1164 елда Төньяк-Көнчыгыш Русь кенәзенең Идел Болгарына явы уңаеннан елъязмада телгә алынган Бряхимов (Ибраһим) шәһәре итеп карау гадәткә кереп киткән. Димәк, Болгар әле ул вакытта башкала булган. Ул XII йөзнең беренче яртысында да шулай булып калган; һәрхәлдә, әл-Җәвалики һәм әл-Гарнатый аны илнең баш шәһәре итеп язганнар, алар шул шәһәрдә тукталганнар да.
Болгарның тарихка кереп калган икенче зур шәһәре Суар булган.
 
==Тәнкәләр==
Бу ике шәһәр хакындагы төп мәгълүматлар безгә билгеле инде. Тагын икенче төр чыганаклар—нумизматика материаллары, ягъни борынгы акчалар сезне кызыксындырмый калмас. Мәгълүм булганча, Урта Азиядә Саманилар идарә иткән чорда (IX—X йөзләрдә) Европа белән Азия арасында сәүдә багланышларында гарәп дирһәмнәре—куфи көмеш тәңкәләре зур урын тоткан. X йөзнең 20 нче елларыннан башлап болгарлар, саманиларга охшатып, үз идарәчеләре исеменнән, тик елларын һәм Урта Азия шәһәрләренең исемнәрен куеп, акчалар сугарга өйрәнгәннәр.