Казан дәүләт мәдәният институты: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к пунктуация, replaced: - → — (4) using AWB
Юл номеры - 1:
{{Университет турында мәгълүмат
|исеме = Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты
|сурәт_исеме = [[Файл: КДМСУ.jpg|200px]]
|оештырылган = [[1969]]
|ректор = Рәшит Йосыпов
Юл номеры - 8:
|адрес = 420059, Казан, Оренбург тракты, 3
}}
'''Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты''' - [[Татарстан]]ның [[Казан шәһәре]]ндә урнашкан югары белем бирүче уку йорты. [[Н.К. Крупская исемендәге Ленинград дәүләт мәдәният институты]] филиалы буларак [[1969 ел]]да ачыла, [[1974 ел]]да Казан дәүләт мәдәният институты итеп үзгәртелә. [[1991 ел]]да Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты исеме бирелә. [[1995 ел]]ның маенда академия статусын, [[2002 ел]]ның 4 июлендә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты статусын ала.
 
Бүген Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты (КазГУКИ – КДМСУ) классик алымнар белән беррәттән яңа укыту традицияләре кулланыла торган, эзлекле рәвештә үсештә булган мәдәният, фән, мәгариф һәм сәнгать өлкәсендә әйдәп баручы региональ югары белем бирү үзәге. Университет – прогрессив рәвештә үсүче, хәзерге чорның иҗтимагый – икътисад һәм җәмгыяти – сәясәт шартларына яраклашкан, регионда, федераль һәм халыкара мәгариф мәйданында актив интиграцион роль уйнаучы югары уку йорты.
Юл номеры - 20:
Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында 9 факультет, 30 кафедра эшли, алар белем бирүче төп программаларны тормышка ашыралар: 14-е бакалавриат дәрәҗесендә, 29-ы специалитет дәрәҗесендә, 3-е магистрлар әзерләү программасы буенча; 7 аспирантура, 1 докторантура, 3 докторлык диссертациясе яклау буенча; өстәмә белем бирү программасын тормышка ашыручы белем тапшыру (трансфер) Институты (төп профессиональ белем бирү программасы буенча квалификацияне күтәрү; югары уку йортына керергә әзерлек; өстәмә профессиональ белем).
 
Көндез һәм читән торып 3меңгә якын студент укый, шул исәптән 1600дән артык укучы укудагы, фәнни-тикшерү һәм иҗат эшендәге югары уңышлары өчен РоссияРусия Федерациясе бюджеты исәбенә академик һәм социаль стипендия алалар.
 
Университет кафедрларында 300дән артык укытучы эшли, алар арасында 42 професор, 123 доцент, 80нән артык Русиянең һәм Татарстанның атказанган фән, мәдәният, сәнгать эшлекләре, 46 Русиянең һәм Татарстанның атказанган һәм халык артистлары.
Юл номеры - 30:
КДМСУ укытучылары фән һәм иҗат эшендә актив катнашалар. Тарих, фәлсәфә, классик сәнгать, милли сәнгать, Идел буе халыклары этнографиясе һәм фольклоры, культурология, музей эше, иҗтимагый педагогика, китап тарату эше, идарә итүне документлаштыру, китпаханә-магълүмат эше буенча проблемаларны чишү өстендә эшлиләр. Ел саен университетта региональ, бөтенроссия һәм халыкара статусында булган конференцияләр уздырала.
 
[[Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры]], [[К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры]], [[Татар дәүләт яшь тамашачы театры]], курчак театры һәм [[Татарстан - Яңа Гасыр]] телекомпаниясе белән берлектә Татарстан өчен генә түгел, РФ регионнары өчен дә профессиональ актерлар һәм режиссерлар әзерләү алып барыла.
 
КДМСУДа халык инструментлары оркестрлары һәм ансамбльләре, катнаш һәм татар хорлары, бию коллективлары бар һәм алар уңышлы эшләп киләләр.
 
Китапханә - мәгълүмат оешмалары белән берлектә (Татарстан Республикасы [[Милли китапханә]]се, [[Казан дәүләт университеты]]ның Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Республикасының яшьләр китапханәсе һ.б.) китапханә - мәгълүмәт эше, информатика, документ белән эш итү өлкәсендә белгечләр әзерләнә.
 
1999 һәм 2000 елларда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уңышлы рәвештә белгечләр әзерләү, укыту, фән һәм иҗат эшендәге уңышлары өчен Университет белем бирүче уку йортлары һәм оешмаларының “Культура: Окно в Россию” Бөтенрусия конкурсының Лауреаты исеменә лаек булды һәм 2000нче елда [[ЮНЕСКО]]ның “Памятная ветвь мира” дигән алтын медале белән бүләкләнде.
 
2006нчы елда Университетның бер төркем укытучылары “Урта Иделнең иҗитимагый-мәдәни һәм сәнгать өлкәсендә өзлексез һөнәри белем бирү системасының методологиясен һәм технологиясен тормышка ашыру” дигән хезмәтләре өчен РоссияРусия Федерациясе хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясенә лаек булдылар.
 
Университетта заман таләпләренә туры килә торган мультимедийный һәм компьютерлары булган уку класслары, лабораторияләре, мастерскойлар, [[Җәйге Универсиада 2013|Универсиада 2013]] объектлары исәбенә керүче “Итил” спорт комплексы, студентлар кафесы бар. “Студентлар йорты” күп еллар буе Казандагы иң яхшы студентлар торагы булып исәпләнә.