Алкалы хоккей: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
MerlIwBot (бәхәс | кертем)
к робот өстәде: new:आइस हकी
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к пунктуация, replaced: - → — (21) using AWB
Юл номеры - 1:
[[Файл:RR5219-0017R.png|thumb|255пкс|справа|Шайбалы хоккей. Русия Банкының Алтын тәңкәсе, 200 сум, 2010 ел.]]
'''Шайбалы хоккей''' — махсус боз мәйданчыгында кәшәкәләр һәм шайба кулланып уйнала торган командалы [[спорт]] уены, [[хоккей]] төре. Уенның максаты - шайбаны көндәшләр капкасына кертү. Матчта күбрәк алка керткән команда җиңүче була.
 
== Бу уен кайчан һәм кайда барлыкка килгән? ==
 
Теге яки бу [[спорт төре]]нең кайда барлыкка килүен төгәл генә билгеләү кыен, шулай да [[шайбалы хоккей]]ныңхоккейның туган җире дип [[Канада]]ны, ә [[туплы хоккей]]ның ватаны дип [[РоссияРусия]]не санау кабул ителгән.
 
Хоккейның Канадада килеп чыгуы турында бик күп карашлар бар. Шуларның берсе буенча, бу спорт төре башта [[Англия]]дә уйлап табылган, аннары инглиз укчылары аны Галифакска алып кайтканнар, һәм [[шәһәр]] халкы яңа уен белән мавыгып киткән.
 
[[1870 ел]]ларда ук шайбалы хоккей Канадада уздырылган кышкы спорт бәйрәмнәре программасына кертелә. Хоккейның беренче кагыйдәләре [[Монреаль]] университеты студентлары тарафыннан төзелә. Бозга куелган ике таш - капка ролен үти башлый, алар ярдәмендә шайба керергә тиеш булган аралык үлчәмнәре билгеләнә.
 
Беренче официаль матч [[1875 ел]]ның [[3 март]]ында Монреаль шәһәренең «Виктория» боз мәйданчыгында үтә.
Юл номеры - 14:
Ул вакыттагы хоккей бүгенгесеннән бик нык аерылып тора. Һәрбер командада бары тик тугыз уенчы (хәзер унсигездән дә ким түгел) була, алар бер матч дәвамында алышынмыйча уйныйлар. Шайба (алка) Түгәрәк агач кисәге рәвешендә була.
[[Файл:Frederick Arthur Stanley.jpg|150px|thumb|right|[[Фредерик Артур Стэнли]]]]
[[Футбол]] тарихындагы кебек, хоккейда да капкадагы ятьмә бик күп вакытлар узганнан соң гына кулланыла башлый. Беренче тапкыр ул [[1900 ел]]да гына барлыкка килә һәм балык тота торган ятьмәдән эшләнә. Шуннан соң шайбаның капкага керү-кермәвенә бәйле бәхәсләр (кайвакыт алар командаларның сугышуына да китергән) юкка чыга. Казыйларга һәм хоккейчыларга капка алынуын билгеләү шактый җиңеләя. Бераздан капкага металл ятьмә элә башлыйлар. Ул нык була, әмма кайвакыт шайбаның, бәреп кертүдән соң артка атылып китеп, капкачыны яки капка янында торган башка уенчыны җәрәхәтләү очраклары күзәтелә. Әлеге кимчелекне бетерү өчен, бәрү көчен киметә торган һәм капка эченә тарттырылып куела торган икенче - баудан ясалган ятьмә куллана башлыйлар. Бүгенге көн сеткасы металл һәм баудан ясалган ятьмәләрнең кушылмасыннан гыйбарәт.
[[Файл:Premiere Coupe Stanley 1893.jpg|150px|thumb|right|Беренче [[Стэнли кубогы]] ]]
Шайбалы хоккейның беренче рәсми кагыйдәләр тупланмасы [[1886 ел]]да басылып чыга. Кагыйдәләр кодексының авторы Канада хоккеисты [[Райан Смит]] була. Шул ук [[1886 ел]]да Канада һәм Англия командалары арасында беренче халыкара очрашу уздырыла (канадалылар I иңүгә ирешә). Шуннан бирле чемпионатлар ел саен үткәрелә башлый, ә җиңүчеләргә [[Стэнли кубогы]] тапшырыла.
Юл номеры - 26:
Икенче бөтендөнья сугышыннан соң уен тагын җанланып китә. Хоккейның яңа йолдызлары кабына, яңа хоккей державалары барлыкка килә. [[XX гасыр]]ның икенче яртысында иң көчлеләр булып [[СССР]], [[Чехословакия]] һәм [[Канада]] җыелма командалары санала.
 
[[XX гасыр]] ахыры - [[XXI гасыр]] башында мәйданга яңа лидерлар чыга. Шундыйлардан [[АКШ]], [[Финляндия]], [[Чехия]] һәм [[Швеция]] командаларын атарга мөмкин. Финляндия, Чехия, Швеция һәм РоссияРусия җыелма командалары [[1996]]-[[1997]] еллар сезоныннан башлап ел саен Евротур турнирын уздыралар.
 
== РоссияРусия хоккееның тарихы ==
{{Төп мәкалә|Русия хоккееның тарихы}}
 
1917 елдан соң илебездә туплы хоккей (рус хоккее, ул «бенди» дип тә атала) популярлаша. Хәтта хатын-кыз командалары да була. Ә шайбачы уенны, нигездә, бу спорт төрен уку программасы кысаларында өйрәнгән физик культура югары уку йорты студентлары уйный.
 
РоссияРусия шайбалы хоккей үсешенең башлану ноктасы дип Бөтенсоюз физик культура комитетының 1946-1917 еллар сезонында шайбалы хоккей буенча СССР чемпионаты үткәрү турындагы карарын саныйлар.
 
Элегрәк ярышларны Бөтенсоюз хоккей секциясе оештырса, 1959 ел-дан бу эш туплы һәм шайбалы хоккейны берләштергән Хоккей федерациясе карамагына күчә. 1967 елда ул Хоккей федерациясе (шайбалы хоккей) белән Туплы һәм чирәмдәге хоккей федерациясенә бүленә.
 
1952 елның 1 апрелендә Советлар Союзының хоккей берләшмәсе Халыкара боздагы хоккей лигасына аяк баса. 1978 елдан бу лига ИИХФ (International Ice Hockey Federation -Шайбалы—Шайбалы хоккей халыкара федерациясе) исемен ала.
 
== Уен кагыйдәләре ==
 
Хоккей кагыйдәләре еллар дәвамында бик күп һәм бик җитди үзгәрешләр кичерә. Мәсәлән, XIX гасырда мәйданчыктагы хоккейчыларның саны тугызга тугыз, соңрак җидегә җиде була. Уенчылар алышынмыйча уйный, ә команда составына бүгенге көн өчен гадәти булмаган амплуалы хоккейчылар керә. Мәсәлән, ровер (ингл. rover — сукбай, зимагур) - көндәшләр капкасы янында гына уйнау хокукы булган һөҗүмче.
 
Шайба (алка) уенга башкача кертеп җибәрелгән. Казый алканы бозга куйган һәм тиешле боерык биргәннән соң гына читкә киткән. Еллар узу белән генә шайбаны ата башлыйлар.
Юл номеры - 51:
=== Мәйданчык ===
 
Мәйданчык тигез боз өслекле турыпочмаклыктан гыйбарәт. Мәйданның озынлыгы 56-61 м, киңлеге -30—30 м (Төньяк Америка мәйданчыклары таррак).
 
Мәйданчык 1,20-1,22 м озынлыклы, кырыйлары түгәрәкләнгән (радиусы-7-8,5 м) бортчык белән әйләндереп алына. Тышкы (капка артындагы) бортын 4 м ераклыкта, аркылыга кызыл капка сызыклары үткәрелгән. Бу сызыкларга параллель рәвештә (алардан 10 м ераклыкта) зәңгәр сызыклар билгеләнгән, алар мәйданчыкны өч зонага бүлә: саклану зонасы, урта зона һәм һөҗүм итү зонасы. Урта сызык мәйданчык аркылы үткәрелә һәм аны ике тигез өлешкә бүлә. Мәйданчыкның үзәгендә (урта сызыкта) үзәк нокта билгеләнә, бу ноктада һәрбер период башында һәм капка алынганнан соң, шайба атыла. Шайбаны ату нокталары шулай ук ике якта, капкадан 6 м ераклыкта, һәм урта зонада, зәңгәр сызыклардан 1,5 м ераклыкта билгеләнгән. Капка янындагы шайба ату нокталары (яки ахыргы шайба ату нокталары) һәм үзәк нокта тирәсендә радиусы 4,5 м булган әйләнә үткәрелгән.
Юл номеры - 74:
==== Кәшәкә ====
[[Файл:Hockey stick.svg|250px|thumb|right|Уенчы һәм капкачы кәшәкәләре]]
Хоккей кәшәкәсе ыргак һәм саптан (таяктан) тора. Аның үкчәсеннән (сап белән ыргакның тоташкан урыныннан) сабының башына кадәр озынлыгы 163 см, үкчәдән ыргак башына кадәр 32 см. Сапның максималь киңлеге 3 см, калынлыгы 2,5 см. Ыргакның киңлеге 5 см дан да ким һәм 7,5 см дан да озынрак булмаска тиеш. Капкачы кәшәкәсе ыргагының һәм сабының максималь киңлеге 9 см, үкчәсенеке -11—11,5 см. Аның ыргагы башка уенчылар кәшәкәсе ыргагыннан киңрәк кенә түгел, озынрак та -39—39 см. Кәшәкәләр агачтан һәм башка материаллардан эшләнә. Аларның теләсә кайсы урыны изолента белән чорналырга мөмкин.
 
Ыргак бөгелешенең тирәнлеге 1,5 см дан артмаска тиеш. Уенчы стандартка туры килмәгән зурлыкта кәшәкә кулланса, аңа штраф салына. Еш кына рефери (баш казый) кәшәкәне каршы як командасы таләбе буенча үлчи. Әгәр стандартлардан читкә чыгу күзәтелсә, гаепле уенчыга кече штраф салына.
Юл номеры - 84:
Уенчының экипировкасына (кәшәләрдән кала) тимераяклар, махсус кием (униформа) һәм саклагыч амуниция (хоккейчының кәшәкәдән һәм кием-салымнан башка кирәк-яраклары)
 
Хоккей униформасы свитер, хоккей шортигы һәм шлемнан гыйбарәт һәм (шлем шулай ук саклагыч вазифаны үти). Уенчының свитеры һәм шортигына номер языла. Ул кабул ителгән зурлыкта һәм кием төсенә контраст төстә булырга тиеш. (Кайбер уенчы-үзләренә гадәти булмаган номер алырга яратканга, ИИХФ махсус чик-кертергә мәҗбүр була: хоккейчыларның номерлары 1 дән 99 га кадәр төрләнә ала.) Свитерның артына уенчының фамилиясе дә языла. Капитан кигән свитерның алгы ягына «С» хәрефе (ингл. captain - капитан), ә ярдәмчеләрнең свитерларына «А» хәрефе (ингл. assistant - ассистент) төшерелә. Әгәр көндәш командаларның киемнәре төсләре белән охшаш булса, һәм бу уен процессында буталчыклык китереп чыгарса (мәсәлән, гол кертүче яисә кагыйдә бозучыны билгеләгәндә), «хуҗа» команда рефери таләбе буенча формасын алыштырырга тиеш. Формадагы бертөрлелек кагыйдәсе уенчыларның шлемнарына да кагыла, бары капкачы гына башка уенчыларныкына охшамаган төстәге шлем кия ала.
 
Хоккейчының саклагыч амунициясе шлем, перчаткаларны һәм шулай ук форма өстеннән киелә торган тез саклагычларны, терсәк саклагычларны, калканны (кечкенә щит) һ.б. үз эченә ала. ИИХФ исеме астында үткәрелә торган матчларда уенчылар халыкара стандартларга туры килә торган һәм кагыйдә буенча дөрес итеп каптырылган саклагыч шлемнар киеп уйнарга тиеш. Хоккейчы уен вакытында мәйданчыкка каптырылмаган каешлы шлем киеп чыкса, аңа кече штраф салына.
Юл номеры - 94:
=== Уен барышы ===
 
Хоккей матчы чиста уен вакытының 60 минутын - араларында 15 минутлык тәнәфесе булган 20 минутлы 3 периодны үз эченә ала. Уен вакытын казый-хронометрист саный. Һәр периодтан соң көндәшләр капкаларын алыштыралар. Командалар матч дәвамында берәр тайм-аут (ингл. timeout - тәнәфес) алырга мөмкин: бу төп яки өстәмә вакытта, бары тик уен туктап торганда гына эшләнә.
 
Ярышлар регламенты буенча, уен тигез исәпкә бетә алмаса, 5, 10 яки 20 минутлык өстәмә период - овертайм (ингл. overtime - эш сәгатеннән соң булган вакыт) билгеләнә. Уен беренче голга (хоккей жаргонында - «көтелмәгән үлем») кадәр дәвам итә. Кайбер ярышларда, әгәр овертаймда да җиңүче ачыкланмаса, ничья билгеләнә, һәм көндәшләр берәр очко ала (төп вакытта җиңү яулаган команда 3, овертаймда отканы 2 очкога лаек була, төп вакытта җиңелгәннәр бер очко да алмый). Дөнья чемпионатларында (плей-офф стадиясендә) мондый очракта матчтан соң буллитлар сериясе атыла. Стэнли кубогы ярышларында исә овертаймда уен һәрвакыт беренче голга кадәр дәвам итә (бу вакытта өстәмә периодларның саны да, матчның гомуми озынлыгы да исәпкә алынмый).
 
=== Команда составы ===
Юл номеры - 108:
[[Файл:Referee hockey ahl 2004.jpg|200px|thumb|right|Баш [[казый]]]]
 
Уен барышын боз өстендә рефери (яки баш казый) һәм аның ике ярдәмчесе күзәтеп тора. Алар униформа (кара чалбар һәм аклы-каралы буйлы свитер), тимераяклар кияләр, ә күптән түгел генә әлеге киемнәргә кара төстәге хоккей шлемы да өстәлде. Рефери, гомумән, уен барышын контрольдә тота. Аның карары хәлиткеч була. Казыйның ярдәмчеләре проброс (ыргытып тидерә алмау), «уеннан тыш» халәтне һәм хоккеистчыларның яки шайбаның теге яки бу зонада урнашуы белән бәйле төрле уен моментларын билгелиләр (рефери ярдәмчеләрен инглизчә нәкъ шулай атыйлар да: linesmen - сызыктагы кешеләр).
 
Казый бригадасына шулай ук капка алынуын билгели торган ике казый (һәр яктан берәү); уенның исәбен билгели торган казый (бер яки ике ярдәмчесе белән); казый-хронометрист, казый-информатор, штраф салынган уенчылар эскәмиясендәге казыйлар, шулай ук уенны видеога төшерүне тәэмин итүче казый керә. Капка алыну белән бәйле бәхәсле ситуациядә рефери, хәлиткеч карар чыгару алдыннан, уен видеоязмасының кирәкле фрагментын карый ала.
Юл номеры - 168:
«Уеннан тыш» халәт турындагы кагыйдә күп очракта хоккей тактикасын билгели. Бу кагыйдә буенча һөҗүм итүче хоккейчылар һөҗүм итү зонасына шайбадан алда керә алмыйлар. Зәңгәр сызыкка карата хоккейчының позициясе аның кәшәкәсе буенча түгел, ә тимераякларына карап билгеләнә. Әгәр уенчының ике тимераягы да зәңгәр сызык артында, һөҗүм итү зонасында икән, ул «уеннан тыш» санала.
 
«Уеннан тыш» халәт - хоккейда передача (пас бирү) белән бәйле бердәнбер чикләү.
 
=== Ярышлар формуласы ===
Юл номеры - 176:
Әйләнмә схема буенча барлык командалар бер-берсе белән билгеле бер санда матчлар үткәрә: җиңүче барлык уеннарда җыелган очколар санына карап билгеләнә. Хоккей буенча СССР беренчелегендә озак еллар дәвамында нәкъ шулай уйныйлар.
 
Уеннан төшеп калу схемасын шулай ук «кубоклы» схема яки «плей-офф» дип атыйлар. Катнашучы командалар парларга бүленә. Парларның җиңүчеләре ярышның киләсе этабына үтә, анда командалар (жирәбә яки алдан билгеләнгән ярыш схемасы буенча) яңадан парларга бүленә, һәм бу финалга - җиңүче билгеләнгәнгә кадәр шулай дәвам итә. Ярымфиналда җиңелгән командалар өченче урын өчен үзара ярыша.
 
== Чыганаклар ==
* Чемпион булу серләре: хоккей/ авт-төз. [[Гөлнара Сибгатова|Г.Сибгатова]]. - [[Казан]]: Татар. кит. нәшр., [[2010]]. - 71 б.: рәс. б-н.
{{Яхшы мәкалә}}
 
[[Төркем:Хоккей]]