«Татарстан Республикасы Президенты» битенең юрамалары арасында аерма

к
# Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларын билгеләп куя;
# Татарстан Республикасы Прокуроры вазыйфасына кандидатураны килештерә;
# Дәүләт хакимиятенең федераль органнары, РоссияРусия Федерациясе субъектларының дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары белән мөнәсәбәтләрдә һәм халыкара тышкы икътисадый багланышларны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы исеменнән эш йөртә. Бу очракта Татарстан Республикасы исеменнән шартнамәләргә һәм килешүләргә имза сала; РоссияРусия Федерациясендә, аның субъектларында, чит дәүләтләр субъектларында һәм административ-территориаль берәмлекләрендә, шулай ук чит дәүләтләрдә һәм халыкара оешмаларда Татарстан Республикасы вәкилләрен билгеләп куя һәм чакыртып ала;
# Закон нигезендә Татарстан Республикасы гражданлыгы мәсьәләләрен хәл итә;
# Татарстан Республикасы законнарына имза сала йә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы кабул иткән законнарны кире кага. Закон кире кагылган очракта Президент аны ризасызлыклары белән бергә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кабат карау өчен кире кайтара. Әгәр Президент 14 көн эчендә законны кабат карауга кайтармаса, ул законга имза салырга тиеш. Имза салынган законнар Президент тарафыннан халыкка игълан ителә;
# РоссияРусия Федерациясе Конституциясенә, Татарстан Республикасы Конституциясенә һәм законнарына, федераль законнарга, Татарстан Республикасы Президенты указларына каршы килгән очракта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карарларын һәм күрсәтмәләрен юкка чыгара;
# Татарстан Республикасының дәүләт бүләкләре белән бүләкли;
# Татарстан Республикасы премияләрен гамәлгә куя һәм аларны тапшыра;
# Татарстан Республикасында ярлыкау мәсьәләләрен карау комиссиясен төзи һәм хөкем ителгән яисә суд белән билгеләнгән җәзаны узган һәм хөкем ителүе юкка чыгарылмаган затка карата ярлыкау вакыты куллануның максатка ярашлыгы турында РоссияРусия Федерациясе Президентына тәкъдим кертә.
# Татарстан Республикасы Дәүләт Советының чираттан тыш утырышын чакыруны таләп итәргә һәм шулай ук яңа сайланган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының моның өчен билгеләнгән срок дәвамында беренче утырышын чакырырга хокуклы;
# Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм аның Президиумы эшендә катнашырга хокуклы;
# Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының Татарстан Республикасы дәүләт хакимиятенең бүтән органнары белән эшчәнлеген координацияләүне тәэмин итә һәм РоссияРусия Федерациясе законнары нигезендә Татарстан Республикасы башкарма хакимият органнарының башкарма хакимияте федераль органнары һәм аларның территориаль органнары, җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать берләшмәләре белән хезмәттәшлеген оештыра;
# Татарстан Республикасында Президент хакимияте символы турында нигезләмәне раслый;
# Татарстан Республикасы Конституциясе һәм законнары, федераль законнар һәм шулай ук Татарстан Республикасының халыкара һәм тышкы икътисадый йөкләмәләре нигезендә килеп чыга торган башка вәкаләтләрне гамәлгә ашыра.
12 122

правки