««Хөсәения» мәдрәсәсе» битенең юрамалары арасында аерма

к
пунктуация, replaced: - → — (2) using AWB
к (r2.7.3) (робот үзгәртте: kk:Құсаиния медресесі)
к (пунктуация, replaced: - → — (2) using AWB)
Һәр елны мәдрәсәне уңышлы тәмамлаган берничә шәкерт миллионер Хөсәеновлар билгеләгән стипендия исәбенә чит илләргә китеп укуларын дәвам иттергәннәр. Алар арасында [[Истанбул]], [[Каһирә]], [[Димәшкъ]], [[Бәйрут]] кебек мөселман дөньясында мәгълүм уку үзәкләреннән тыш [[Русия]], [[Франция]], [[Бельгия]] университетлары һәм институтларында укып, европача белем үстерүчеләр дә булган. Шунлыктан бу мәдрәсәне төгәлләүчеләр арасында физика, математика, химия ише төгәл фәннәрне тирәнтен үзләштерүчеләр дә, медицина белгечлеген сайлаучылар да байтак булган.
 
«Хөсәения» мәдрәсәсе ярлырак шәкертләрне бушлай укыткан. Алар ашау һәм интернатта түләүсез яшәүдән тыш өс киемнәре белән дә тәэмин ителгәннәр. Бу льготалар ярлылар өчен генә түгел, ерактан килеп укучылар өчен дә, фәннәрне яхшы үзләштергән алдынгы шәкертләр өчен дә каралган була. Шәкертләрнең өс киемнәре – кара төстәге затлы постаудан тегелгән утыртма якалы казаки һәм чалбар, ак күлмәк – реаль училищеларда укучылар киеменә тартымрак була, башта - татар кәләпүше.
 
== Танылган тәмамлаучылар ==
Мондый фактны иске караштагы зыялыларның бер ише, зур гөнаһка исәпләп, патша җәнабларына, Синод әһелләренә һәм [[Үзәк диния нәзарәте|Диния нәзарәтенә]] кат-кат язып, әләкләп торалар: имештер, «Хөсәения» мәдрәсәсе чынлыкта мөселман кануннарын алга сөрүче уку йорты түгел.
 
Бу гаепләүләрдә дөреслек тә бар: «Хөсәения» иң алдынгы карашлы һзм белемле шәхесләр тәрбияләүне өстен куйды. Мәсәлән, тарихчы [[Зәки Вәлиди]], [[Сәгыйть Рәмиев]], [[Ильяс Кудашев-Ашказарский|Ильясбәк Кудашев-Ашказарский]], [[Мирхәйдәр Фәйзи]], [[Афзал Таһиров]], [[Шамил Усманов]], [[Шәехзадә Бабич]], [[Кәрим Хәкимов]] һәм башка бик күп язучылар, җәмәгать эшлеклеләре, илчеләр - шушы мәдрәсә шәкертләре.
 
== Октябрь Инкыйлабыннан соң ==
 
== Чыганак ==
* [http://tayanallaga.ru/avtorlar-isemlege/h-1241-midulin-liron/-h-1257-s-1241-enija-m-1241-dr-1241-s-1241-se.html Хөсәения мәдрәсәсе. әд-Дин вәл-әдәп журналы февраль]
 
 
{{рәсемнәр юк}}
 
[[Төркем:мәдрәсәләр]]
{{DEFAULTSORT:Хөсәения мәдрәсәсе}}
[[Төркем:мәдрәсәләрМәдрәсәләр]]
 
[[kk:Құсаиния медресесі]]
12 122

правки