Контент бетерелгән Контент өстәлгән
|
|
'''Биҗады́ елгасы''' -— [[Көнчыгыш Кама аръягы]]нда. [[Сөн]]нең сул кушылдыгы. Озынлыгы -— 25 км, бассейнының мәйданы -— 159 км2. Актаныш районы территориясеннән ага. Елга башы Югары Богады авылыннан 2,5 км көньяк-көнбатыштарак, тамагы Аеш авылыннан 2 км көнчыгыштарак. Елга башының абсолют биеклеге -— 140 м, тамагыныкы -— 66 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы -— 12%. Биҗады елгасының 4 һәм 6 км озынлыктагы 2 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,24 км/км2. Күбесенчә кар сулары исәбенә туена. Җир асты туендыру модуле -— 0,51-1 л/с•км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән үзенчәлекле. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы -— 70 мм, ташу агымы катламы -— 60 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче көннәрендә башлана. Елга октябрь ахыры -— ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы -— 0,05м3/с. Язын суы каты (6-9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын -— 500-700 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л га кадәр. Биҗады бассейнында гомуми күләме 1,2 млн. м3 булган 2 буа бар. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.
== Чыганаклар ==
* [http://tatarile.org/maglumat/%D0%B1%D2%AF%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%87%D3%99%D0%BB%D3%99%D1%80-%D1%8D%D0%BD%D1%86%D0%B8%D0%BA%D0%BB%D0%BE%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F/%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD-%D0%B5%D0%BB%D0%B3%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.]
[[Төркем:Алфавит буенча елгалар]] [[Төркем:Татарстан елгалары]] [[Төркем:Елгалар]]
|