Бирәзә: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «'''Бирәзә́ елгасы''' - Көнбатыш Кама алдындагы елга. Казансуның уң кушылдыгы. Озынлыгы 19,2 км, б…»
 
DerslekBot (бәхәс | кертем)
к пунктуация, replaced: - → — (3) using AWB
Юл номеры - 1:
'''Бирәзә́ елгасы''' - [[Көнбатыш Кама алды]]ндагы елга. [[Казансу]]ның уң кушылдыгы. Озынлыгы 19,2 км, бассейнының мәйданы 95,8 км2. Арча районы территориясеннән ага. Елга башы Чиканас авылыннан 1,5 км төньяк-көнбатыштарак, тамагы Зур Бирәзә авылыннан 1 км көньяктарак. Елга башының абсолют биеклеге 159 м, тамагыныкы - 87 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 7%. Бирәзә елгасының 0,3 тән алып 11 км га кадәр озынлыктагы 3 кушылдыгы бар, иң зурысы - Иске йорт елгасы (уң кушылдык). Елга челтәренең тыгызлыгы 0,29 км/км2. Туенуы катнаш, күбесенчә кар сулары исәбенә. Җир асты туендыру модуле 0,5-1 л/с•км2. Елганың гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 133 мм, ташу агымы катламы 110 мм. Язгы ташу, гадәттә, апрельнең беренче ун көне эчендә башлана. Елга ноябрь башында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,08м3/с. Язын суы чагыштырмача каты (3-6 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (12-20 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 100-200 мг/л, кышын һәм җәен 700-1000 мг/л. Су ресурслары сугару өчен кулланыла.
 
== Чыганаклар ==
Юл номеры - 6:
* [http://tatarile.org/maglumat/%D0%B1%D2%AF%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%87%D3%99%D0%BB%D3%99%D1%80-%D1%8D%D0%BD%D1%86%D0%B8%D0%BA%D0%BB%D0%BE%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F/%D1%82%D0%B0%D1%82%D0%B0%D1%80%D1%81%D1%82%D0%B0%D0%BD-%D0%B5%D0%BB%D0%B3%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D1%80%D1%8B Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.]
 
[[Төркем:Алфавит буенча елгалар]]
[[Төркем:Татарстан елгалары]]
[[Төркем:Елгалар]]