Мирсалих Бикчурин: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
EmausBot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (Робот: ru:Биксурин, Мирсалих Мирсалимович-ны ru:Бекчурин, Мирсалих Мирсалимович-ка үзгәртте; косметик үзгәртүләр
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 24:
'''Мирсалих Бикчурин''' – Русия дәүләт хезмәтендәге тылмач, шәркыятьче-галим, җәмәгать эшлеклесе. Хезмәттә хакыйкый статский советник званиесенә кадәр күтәрелә.Хәрби хезмәттә генерал-майор дәрәҗәсенә тәңгәл килә.
 
Мирсалих Мирсәлим улы Бикчурин 1820 елда [[Стәрлебаш]] авылында туа. Русия дәүләт хезмәтендә торучы [[татар морзалары]] нәселеннән. Атасының абыйсы [[Миндияр Бикчурин]] (1735 – 1821) Ырынбур чик буе комиссиясендә хезмәт итеп, Урыс дәүләтенең миссиясе буенча казах ханнары һәм [[Бохара]] әмире арасына илчелек итә. Атасы Мирсәлим Бикчурин Ырынбур таможнясында пакгауз инспекторы булып эшли.<ref>[http://www.vostlit.info/Texts/Dokumenty/M.Asien/XIX/1800-1820/Gaverdovskij_Ja_P/pred.htm Рукописное наследие поручика Я. П. Гавердовского по истории, географии и этнографии Казахской степи]</ref><ref>[http://murza.org.ru/vestnik/dv_82.pdf Ш. Кашаев. Мусульманское дворянство в Уфимской губернии // Дворянский вестник — Морзалар хәбәрчесе. №1 (82), пятница, 28 января 2011 года.]</ref>
 
Мирсалих 1838 елда [[Ырынбур]]дагы Неплюев хәрби училищесен тәмамлагач, Ырынбур чик буе комиссиясе канцеляриясендә тәрҗемәче (драгоман) булып эшли. 1841-78 дә Неплюев кадетлар корпусында [[гарәп теле|гарәп]], [[фарсы теле|фарсы]], [[татар теле|татар]] телләре укыта, бер үк вакытта (1850-69) Ырынбур чик буе комиссиясе каршында казакъ балалары өчен ачылган мәктәптә татар һәм [[казакъ теле]] дәресләре алып бара.