Реклама: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Xqbot (бәхәс | кертем)
к r2.7.3) (Робот: tl:Pag-aanunsyo-ны tl:Pagpapatalastas-ка үзгәртте
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 255:
 
:• Татар социаль рекламалары арасында наркоманиягә каршы юнәлтелгән, хәйрия акцияләрен пропагандалаган, янгын чыгуны кисәтә торган, сакчыл булырга өндәгән төрләре очрый.
Мәсәлән, наркоманияне бары бергә генә җиңеп була! Әгәр сез наркотикларны тарату яисә куллану очракларын күрәсез икән, шалтыратыгыз: 57-77-001 (радиодан); Балигъ булмаган балаларны караучысыз калдырмагыз. Шырпыларны аларның кулы җиткән урыннарга куймагыз. Һәр елны Республикада балаларның ут белән шаяруы аркасында 300гә якын янгын чыга һәм аларда уртача 10 бала һәлак була (радиодан). Өйдән чыкканда электр көнкүреш җайланмаларын һәм электр җылыткычларын кабызган килеш калдырмагыз. Ел саен электр җайланмаларын урнаштырганда һәм кулланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу сәбәпле бер мең ярымга якын янгын чыга (радиодан). Җылытыйк нарасый йөрәген! 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан [[«Яңа гасыр» радиосы]] «Җылытыйк нарасый йөрәген» дип исемләнгән хәйрия акциясен игълан итә. 5075 номерына «Син ялгыз түгел» дигән сүзләрне юлла. Хәбәрегезне «Бала» сүзе белән башлагыз. СМС хәбәрләрдән килгән акча Мамадыш милли балалар йортында тәрбияләнүче ятимнәргә кием, музыка кораллары һәм спорт җиһазларын алуга китәчек. Ятимнәргә бергәләп ярдәм итик! (телевидениедән һәм радиодан).
 
Соңгы арада Татарстан радиоканалларында социаль рекламаның яңа бер төре барлыкка килде. Юл сакчылары уйлап тапкан бу рекламаның тәэсире бик көчле: Барган машиналар тавышы ишетелә, һәм әнисе улына әйтә: «Җитешәбез әле улым, җитешәбез!» - ди. Кисәк туктаган машина тавышы ишетелә, тәгәрмәчләр чиелдый һәм «Онытмагыз, өйдә сезне якыннарыгыз көтә!» дигән сүзләр яңгырый.