«Габделгазиз Монасыйпов» битенең юрамалары арасында аерма

Нет описания правки
[[Татарстан республикасы]]ның хәзерге [[Арча районы]] [[Яңа Тазлар]] авылында мәзин гаиләсендә дөньяга килгән, кечкенәдән үги ана кулында тәрбияләнгән.
 
Г.Монасыйпов [[1902]]-[[1908]] елларда [[Кытай]]ның [[Шеңҗан-Уйгыр автономияле районы|Син-Цзян өлкәсендә]] яшәп ала. Ундүрт яшьлек Габделгазиз Көнчыгыш Төркестанга, таранчылар (уйгурлар) арасына килеп чыга. [[1908 ел]]га кадәр ул [[Голҗа]] шәһәрендә, аннан соң өч елга якын [[Ташкент]]та яши.
 
[[1914 ел]]ны патша гаскәренә чакырыла, полк мулласы вазифасын башкара. [[1917 ел]]ны революцион хәрәкткә кушыла. Фронттан мөселманнардан делегат итеп җибәрелә. [[1917 ел]]ның июлендә Беренче Русия мөселман хәрби корылтаенда мөселман хәрби частьләрен төзү зарурлыгы белән нотык ясый. Мөселман [[Хәрби шура]]сы ([[Казан]]) рәисе урынбасары, рәисе. Хәрби шураның басма органы — «Безнең тавыш» газеты мөхәррире һәм даими авторы. [[Большевиклар]]дан тар-мар ителгәнчегә ([[1918 ел]], февраль) Хәрби шура сафында кала. Шул драматик вакыйгалардан соң сәяси эшчәнлеген туктата. [[1919 ел]]да [[Урта Азия]] якларына китеп бара.
 
[[1922 ел]]ны, Ташкентта нәшрият кәгазен кулга төшергән өчен кулга алына. «Милләтчел пропаганда» алып барырга әзерләнгән өчен ВЧК татарфыннан атып үтерелә.
 
==Әсәрләре==
Анонимный участник