Корбан бәйрәме: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Рашат Якупов (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 8:
{{Төп мәкалә|Ибраһим пәйгамбәр}}
[[Ислам]] диненә күрә, [[Аллаһ тәгалә]] ике пәйгамбәрне зур сынау белән сыный [[Ибраһим пәйгамбәр]]дән улы [[Исмәгыйль пәйгамбәр]]не корбан китерүне сорый. Моны икесе дә тыныч кабул итә, [[Ибраһим пәйгамбәр]] улын корбанлыкка китерергә әзерләнә. Тик Ходай аларны бу эштән азат итә, корбан итәр өчен Исмәгыйль пәйгамбәр урынына бер сарык җибәргән. Шуның белән Ул кешеләрне корбан итүне тыя һәм кешеләргә җанварларны корбан итәргә тәкъдим итә, кеше каны акмасын дия. Шушы вакыйганы истә тотып, мөселманнар Аллаһ тәгаләгә ел саен корбан китерәләр.
 
== Бәйрәм итү ==
Бәйрәм ир кешеләр өчен [[госел]] алып, чиста-пакь киемнәрне киеп, мәчеткә [[гает намазы]]н уку өчен бару белән башлана. Гадәт буенча, мәчеткә барганда [[тәкъбир]] — «Аллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр, Лә иләhә иллә Лләhү вә-Ллаh әкъбәр, Аллаh әкъбәр вә-ли-Лләhи-ль-хәмд» — сүзләре әйтелә. Гает намазыннан соң корбан чалына. Аннан соң туганнарны, танышларны зиярәт кылу, табыннар әзерләү, бүләкләр тарату кабул ителгән.
 
== Милади тәкъвиме буенча билгеләү көне ==