Яңа Малыклы районы: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Derslek (бәхәс | кертем)
Төзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 32:
Район үзәге Яңа Малыклы авылы [[Казан]]нан – 200, [[Базарлы Матак]]тан 60 кына чакрым ераклыкта. Район аша «[[Мәскәү]] — [[Чиләбе]]» тимер юлы һәм «Сембер — [[Самара]]», «[[Казан]] — Самара» автомобиль юллары уза.
 
Яңа Малыклы районында алты меңгә якын милләттәшебез гомер кичерә. Бу барлык халыкның якынча өчтән бер өлеше. Шулай ук мукшы һәм чуашлар күп яши. Урыслар чагыштырмача аз.:
 
* [[Татарлар]] — 31,6 %
* [[мукшылар]]— 28 %
* [[урыслар]] — 21,8 %
* [[чуашлар]] — 18,6 %
* башкалар — 1 %
 
Иң зур торак урыннар: Яңа Малыклы (3,27 мең кеше тора), Яңа Чирмешән (2,9 мең), Урта Исәнтимер (1,03 мең).
==Тарихи белешмә==
1920 елның җәендә оештырылган [[ТАССР|Татарстан Автономияле Совет республикасы]]ның көньяк чиге буенда, бу яклар кермичә кала. Тирәк-якта 8-10 зур татар авылы, шул чама ук чуаш һәм мукшы авыллары була. [[Лирон Хәмидуллин]] ачыклаганча, ул вакытта Кошка өяз “башкаласында” җирле халык та, өяз җитәкчеләре дә [[мукшылар]] була. Аларга Татарстанга бигүк кышуласы килмәгәндер. Халык, өяз күләмендә мәсәләне чишеп булмасын аңлап, губерна үзәге Самарага вәкилләр җибәрә. Бу да нәтиҗәләр китерми, вәкил М. Әхмәтов яшәгән [[Иске Төгәлбуга]] авылына өяз милиция отряды килү белән тәмамлана.<ref>Л. Хәмидуллин. Беренче батырлар. // Офыктагы рәшәләр. Казан:ТКН, 1990. 141 бит.</ref>