Шакирҗан Мөхәммәтҗанов: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Derslek (бәхәс | кертем)
Derslek (бәхәс | кертем)
кТөзәтмә аңлатмасы юк
Юл номеры - 3:
 
== Рәсми версия ==
Рәсми чыганакларга күрә Александр Матвей улы Матросов [[1924 ел|1924 елның]] [[5 февраль|5 февралендә]] [[Украина|Украинаның]] Екатеринослав (хәзерге [[Днепропетровски]]) шәһәрендә туган. Кече яшьтән үк ятим калып, [[Ульян өлкәсе|Ульян өлкәсенең]] Иваново һәм [[Мәләкәс]] балалар йортларында тәрбияләнгән, 7 сыйныфтан соң [[Уфа]] хезмәт колониясендә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. [[1942 ел|1942 елның]] сентябрендә ул [[Оренбур]] ягындагы Краснохолм пехота училищесында укый башлый. Әмма укуын тәмамлый алмый, [[1943 ел|1943 елның]] гыйнварында ук курсантлар Калинин фронтына җибәрелә. Анда [[Сталин]] исемендәге 91-нче аерым Себер бригадасының икенче укчылар батальонында хезмәт итә башлый.
 
[[1943 ел|1943 елның]] [[27 февраль|27 февралендә]] 2-нче батальонга [[Псков өлкәсе|Псков өлкәсенең]] Локнян районы Чернушки авылындагы терәк пунктка һөҗүм итәргә дигән бурыч йөкләнә. Яугирләр урман аша үтеп аланга чыгуга, дошманның пулемет уты астына эләгәләр. Беренче пулеметны автоматчылар төркеме эштән чыгара, икенчесен дә туктатуга ирешәләр. Әмма өченче дзоттан атучы пулемет авылга керергә мөмкинлек бирми. Шул вакыт Александр Матросов Петр Огурцов белән дзотка таба шуыша башлыйлар. Дзотка якынлашканда, Огурцов каты яралана, Матросов юлын үзе генә дәвам итә. Ул амбразурага якынрак килеп ике граната ыргыта. Пулемет тынып кала. Яугирләр һөҗүмгә ташлануга, ул тагын ут ача. Шулчак Матросов сикереп торып дзотка ыргыла һәм амбразураны каплый. Шулай итеп, ул гомере бәрабәренә хәрби бурычны үтәргә ярдәм итә. [[1943 ел|1943 елның]] [[19 июнь|19 июнендә]] аңа [[Советлар берлеге]] каһарманы дигән исем бирелә. Матросов батырлыгы дәреслекләргә совет ватанына мәхәббәт, куркусызлык, каһарманлык билгесе булып кереп кала.