«Кыйссаи Йосыф» битенең юрамалары арасында аерма

Әсәрдә бер ыру башында торган Йагъкуб аксакал, аның ике хатыны һәм унике угълы сурәтләнә. Аларның өлкәннәре иңде буй җиткән, өйләнгән булса да, барысы да бергә яшиләр, уртак хуҗалык алып баралар. Ун өлкән угълы көне-төне далада нәселнең көтүен көтә, ягъни тормыш мәшәкатьләрен үз җилкәләрендә тарта. Йагъкубның яраткан хатыны Рәхилә иртә үлеп киткәч яшьли ятим калган Йосыф белән Ибне-Иәмин әтиләре янында тора.
 
Бер көнне Йосыф хикмәтле төш күрә. Әтисе төшне бик зур дәрәҗәгә ирешү галәмәте дип юрый, тик абыйлары моны белә. Күңелләре Йосыфка карата явыз ният белән тулып, алар хәйлә белән Йосыфны ташландык коега салалар. Йосыф, коеда өч көн торганнан соң, юлда тукталган кәрванчылар су алганда, аларның чиләгенә ябышып чыга. Аны кәрван хуҗасы Малик Дәгыйр коллыкка ала. Әсәрдә Йосыфның коега ташланып та исән калуы, аның үзенчә аңлы сәүдәгәр кулына төшүе «илаһи көч» белән аңлатыла. Күп маҗаралар белән кәрван [[Мисыр]]га килеп җиткәч, аны фәкать Мисырның вәзире генә сатып ала ала.
 
Шушында Мәгъриб иле хөкемдары булган Тәймусның бердәнбер сөекле кызы чибәр Зөләйха, әле үсмер кыз чагында ук, Йосыф сурәтен төшендә күреп, аңар гашыйк булганы билгеле була. Зөләйха төшендә күренгән сурәт иясенең Мисыр газизе, ягъни фиргавен-фараон иленең баш хөкемдары дип уйлый, әтисенә хәбәр итә. Шунда ук хат язып, Мисырга илчеләр җибәрелә, алар газизнең Зөләйхагә өйләнергә ризалык белдергән язма хатын алып кире кайталар. Зөләйха күп дөяләргә асыл мал төяп, үзен тәрбияләгән даясен — сөт анасын, башка кол-хезмәтчеләрен алып юлга чыга. Ләкин Зөләйха мондагы хөкемдар аның төшенә кер­гән гүзәл кыяфәтле егет түгеллеген күргәч, Кыйтфирнең сараена керергә, шул рәвешчә язмышка буйсынырга мәҗбүр була. Күңелсез еллар уза. Бер көнне Мисырга Малик Дәгыйр кәрваны килә. Базар мәйданына Йосыфны сатуга куялар. Сарай чарлагыннан аны күрүгә, Зөләйха һушын җуеп җиргә ава — аның төшенә кергән, үзенә гашыйк иткән сурәт иясе шушы кол малай була.
Анонимный участник