«Бәшир Рәмиев» битенең юрамалары арасында аерма

47 байт добавлено ,  8 лет назад
төзәтмә аңлатмасы юк
[[1949 ел]]ның язында Бәшир Рәмиевне кинәт кире [[Совет гаскәре]]нә чакыралар. Ул [[Ерак Көнчыгыш]]тагы радиолокация частенә җибәрелә. Бераздан Брук, [[Фәннәр Академиясе|Фәннәр академиясе]] һәм СССР машина һәм җайланмалар сәнәгате министры соравы буенча ул Мәскәүгә кайтарыла. Министр Паршин [[халык дошманы]] улын үз җаваплылыгыма алам дигән язма язып, аны электрон санагыч җайланмалары ясый торган СКБ-24 лаборатория мөдире итеп куялар. Соңыннан баш конструктор урынбасары.
 
[[1953 ел]]ны СКБ-24 ясап биргән «Стрела» җайланмасының эшли торган данәсе Сталин премиясе комиссиясе хозурына тапшырылган һәм [[1954 ел]]да Лесечко, Базилевский, Рәмиев җитәкчелегендәге төркем бүләккә ия була. Аның сыйфатлары: тизлеге – секундына 2000 гамәл, оператив хәтер – 2048 сүз, разрядлыгы – 43. Ул 200 м мәйдан алып торган.
 
1951-53 елларда Рәмиев [[Мәскәү инженер-физика институты]]нда студентларга санагыч техника буенча лекцияләр укый. Бу уңайдан ул имтиханнарны экстерн рәвештә тапшырып, югары белем турындагы диплом алу мөмкинлеген сорап мәгариф министрлыгына яза. Ләкин тегеннән көтелмәгән җавап килә. Рөхсәт итү түгел, аңа хәтта укый торган лекцияләрен укытуны тыйганнар.
33 970

правок