«Бәшир Рәмиев» битенең юрамалары арасында аерма

104 байта убрано ,  8 ел элек
төзәтмә аңлатмасы юк
к (r2.7.2+) (робот өстәде: en:Bashir Rameyev; косметик үзгәртүләр)
Сугыш башлангач, Бәшир үз ирке белән хәрби хезмәткә китә һәм элемтә министрлыгының батальонына эләгә. Батальон Баш командачы Ставкасын һәм Генштабны хезмәтләндерә. [[Днепр]] елгасын кичкәндә элемтә урнаштырган махсус төркемдә катнаша. [[1944 ел]]ны белгечләрне хәрби хезмәттән кайтарырга дигән карар буенча 108 номерлы махсус фәнни-тикшеренү институтына урнаша. Институт [[радиолокация]] җайланмалары белән эш иткәнгә, биредә ул электрон схемаларны тәшкил иткән триггер, мультивибраторлар, регистрлар, санагычлар, дешифраторлар белән таныша.
 
[[1947 ел]]ның башында [[BBC]] тапшыруыннан ул 18 мең электрон лампадан, уннарча км кабельдән торган әкәмәт электрон санау машинасы турында ишетә. Сүз [[АКШ]]ның беренче ЭСМ – «ЭНИАК» булатурында бара. Рәмиев институт директоры – академик А.И. Берг белән сөйләшеп ала. Берг аны санагыч техника өстендә эшләгән Исаак Семенович Брук белән таныштыра. [[1948 елныел]]ны Бәшир аның лабораториясенә инженер-конструктор итеп алына. Өч ай узуга, августта, аның эш бүлмәсеннән беренче Автомат рәкымлы электрон машина (АЦВМ) чыкты.
 
[[1949 ел]]ның язында Бәшир Рәмиевне кинәт кире [[Совет гаскәре]]нә чакыралар. Ул [[Ерак Көнчыгыш]]тагы радиолокация частенә җибәрелә. Бераздан Брук, [[Фәннәр Академиясе|Фәннәр академиясе]] һәм СССР машина һәм җайланмалар сәнәгате министры соравы буенча ул Мәскәүгә кайтарыла. Министр Паршин [[халык дошманы]] улын үз җаваплылыгыма алам дигән язма язып, аны электрон санагыч җайланмалары ясый торган СКБ-24 лаборатория мөдире итеп куялар. Соңыннан баш конструктор урынбасары.
Стреладан соң Рәмиев «Урал-1» машинасына тотына. [[1954 ел]]ны бу төр санак ясау өчен [[Пенза]]да завод тәгаенләнә (ул хәзерге «Рубин» берләшмәсе). Рәмиев бирегә баш инженер һәм фәнни-тикшеренү институтының фән буенча урынбасары буларак килә. Унөч ел буена Урал сериясеннән 16 төр машина җитештерелә. Алар күп очракта чит илләрдәге охшашларын узып китә. 1960 елда ярым-үткүргеч базасында Урал 11 һәм Урал 14 ясала башлый.
 
Бәшир Рәмиев чит ил фирмалары белән хезмәттәшлек итү яклы була. Баш конструктор буларак, ул [[Бөекбритания]]нең [[ICL]] шикркәте белән ике килешү имзалый. [[1969 ел]]ны радио сәнәгате министрлыгы совет санакларын [[IBM]]-360 нигезендә ясауны хуплаган карар чыгара. Бу тарихи карар совет санагыч техникасы сәнәгатен чит ил техникасын кабатлау юлына бастырды һәм котылгысыз артка калып баруына китерде. Әлеге ялгыш карар белән килешмичә бер төркем конструкторлар һәм чиновниклар отставкага гаризаларына тапшыралар. Б. Рәмиев тә ЕС ЭВМ генераль конструкторы вазифасыннан баш тарта.
 
Рәмиев бер кечкенә лаборатория башлыгы итеп урнаша һәм яңа санаклар төзү эшеннән читләшә.
Б. Рәмиев [[1994 ел]]да Мәскәүдә вафат була.
 
[[Файл:Rameev memorial.jpg|200px|thumb|left|Пензадагы Рубин НПО бинасындагы элмә такта]]
 
Мәскәүнең политехника музеенда Б. Рәмиев фонды бар.
33 970

правок