Имән гөмбәләре: юрамалар арасында аерма

Контент бетерелгән Контент өстәлгән
Яңа бит: «200px|thumb|right| '''Имә́н гөмбәләре́''' - болетчалар семьялыгы гөмбәләренең бер…»
(аермасы юк)

17 сен 2012, 09:56 юрамасы

Имә́н гөмбәләре́ - болетчалар семьялыгы гөмбәләренең берничә төре. Күп өлеше Европада, шулай ук Төньяк Америкада таралган. ТР территориясендә зәйтүн-көрән имән гөмбәләре яисә имән гөмбәсе (Boletus luridus) һәм тимгелле имән гөмбәләре (Bole­tus erytropus) очрый.

Яфраклы урманнарда, имән астында үсәләр. Эшләпәсе зәйтүн-көрән төстә, диаметры 5-20 см, калын итле, эшләпәнең өсте шома, коры. Йомшагы лимондай сары, сынган урыны зәңгәрләнә, хуш исле һәм тәмле. Эшләпәсенең көпшәле катламы кызгылт-көрән. Споралы порошогы зәйтүн төсле. Сабы 7-12 см биеклектә, төбе бүлбесыман калынайган, көрән-алсу челтәр бизәкле. Тимгелле имән гөмбәләре караңгырак эшләпәсе, кызгылт таплы һәм буй-буй аксыл-сары сабы белән аерыла.

Ике төре дә ашарга яраклы, яңа җыелган һәм тозланган килеш кулланыла.

Чыганаклар